Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.07.2015

Хатын-кызлар арасында 10 км дистанциядә ачык суда йөзү буенча финал ярышларында 57 спортчы катнаша

Бу минутларда Казансу елгасында хатын-кызлар арасында 10 км дистанциядә ачык суда йөзү буенча финал ярышларының кызган мәле. 57 гүзәл зат билгеләнгән аралыкның 2,5 км өлешен йөзеп узды. Аларга Кремль астындагы ярдан "Казан" үзәгенә кадәр тагын 3 тапкыр әйләнергә туры киләчәк.

Трибуналардагы тамашачылар киң колач җәеп йөзүчеләргә көчле алкышлар белән ярдәм итеп тора. Көн шактый эссе, һава температурасы 27 градус тәшкил итә. Суның температурасы старт вакытында, ягъни 12 сәгатьтә  22,6 градус булган, комментатор әйтүенчә, елганың уртасында ул хәтта 30 градуска да җитәргә мөмкин. Әлегә Россия өчен чыгыш ясаучы спортчыларның икесе дә - Анастасия Азарова һәм Анастасия Крапивина алдынгылар рәтендә, алар беренче унлыкта бара. 2,5 км араны беренче булып Италия йөзүчесе Аурора Понселе йөзеп килде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20