Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
25.07.2017

Хиҗап кию: шәхсилек билгесеме, әллә канун эшеме?

Яулыклы кызларны эштә ни көтә? Сишәмбе, 25 нче июль, “Таяну ноктасы” шушы сорауга җавап эзли. Хиҗап кию мәсьәләсе соңгы вакытларда кискенләшә бара һәм бу хакта яңгыраган фикерләр белән килешү аеруча кыен.

Ток-шоу хиҗап кию мәсьәләсенә кагылышлы зур канунны бәхәс үзәгенә ала. Искәртеп узыйк, Европа Берлеге мәхкәмә системасының иң югары инстанциясе булган Европа мәхкәмәсе эш урынында «нинди дә булса сәяси яки дини символлар йөртү», шул исәптән хиҗап киюне тыю эшен кануный дип тапты.

Билгеле булганча, Европа берлегенең югары суд инстанциясе компанияләрнең үз хезмәткәрләренә хиҗаптан йөрүне, теге яки бу дингә нисбәтле булган аксессуарлар һәм билгеләр тагуны тыю хокукын раслады. Хиҗап кию мәсьәләсе бәхәсендә катнашучылар: танылган язучы һәм журналист Заһид Мәхмүди, Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, журналист Рәшит Минһаҗ, мөселман киемнәрен җентекләп өйрәнүче күренекле абыстай Нәкыя Хафизова, танылган журналист Искәндәр Сираҗи.

Хиҗап кию кануны мәсьәләсендә дөрес җавапны бүген, 25 нче июль, "Таяну ноктасы" тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга. Тапшыру кабатлап күрсәтелә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!