Хиҗап мәсьәләсе "Таяну ноктасы"нда күтәрелә

Дүшәмбе кичендә «Таяну ноктасы» хиҗап кию мәсьәләсенә кагылышлы зур канунны бәхәс үзәгенә ала. Европа Берлеге мәхкәмә системасының иң югары инстанциясе булган Европа мәхкәмәсе эш урынында «нинди дә булса сәяси яки дини символлар йөртү», шул исәптән хиҗап киюне тыю эшен кануни дип тапты.
Билгеле булганча, Европа берлегенең югары суд инстанциясе компанияләрнең үз хезмәткәрләренә хиҗаптан йөрүне, теге яки бу дингә нисбәтле булган аксессуарлар һәм билгеләр тагуны тыю хокукын раслады. Хиҗап кию мәсьәләсе бәхәсендә катнашучылар: танылган язучы һәм журналист Заһид Мәхмүди, Татарстанның атказанган юристы Зөбәйдә Яхина, журналист Рәшит Минһаҗ, мөселман киемнәрен җентекләп өйрәнүче күренекле абыстай Нәкыя Хафизова, танылган журналист Искәндәр Сираҗи.
Хиҗап кию кануны мәсьләсендә дөрес җавапны бүген, 3 нче апрель, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Исегезгә төшерәбез, хәзер «Таяну ноктасы» дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.
Ахыргы хәбәрләр
- Казанда легендар җырчы Әлфия Авзалова истәлегенә мемориаль такта куелачак
- “Яңа Гасыр” телеканалы барлык татарстанлыларны да Халыкара туган тел көне белән тәбрик итә.
- “Манзара”: Резидә Шәрәфиева “Болгар Радиосы” концертына нинди җыр әзерли?
- Казанда "Әлфия Авзалова" китабын тәкъдим ителә
- Журналист Венера Ихсанова җирләнде
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина