Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
25.05.2017

Химиклар үз хезмәттәшләрен җыр белән котлыйлар

28 нче майда Химиклар көне билгеләп үтелә. Шимбә, 27 нче май, үзләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казанның «Оргсинтез» заводы хезмәткәрләре «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашалар.

Җыр-моңга гашыйк хезмәтчәннәр тапшыру редакциясендә дә бары уңай тәэсир калдырганнар. «Тиздән химикларның һөнәри бәйрәмнәре, шул уңайдан егетләр безнең тапшыру аша барлык хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар һәм шулай ук тамашачыларны үз иҗатлары белән таныштырдылар. Афәрин, алар чыннан да бик талантлы сәнгатькәрләр,» — дип тапшырудан соң үз кичерешләре белән бүлеште редакция хезмәткәрләре.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан химикларның ничек җырлаганын 27 нче май 20:30 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Җырлыйк әле» тапшыруын карагач белерсез.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!