Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
30.05.2017

Хөкүмәт сынау партиясе җитештерүгә киткән оешма чыгымнарының яртысын капларга җыена

Россия Федерациясе Хөкүмәте сәнәгать оешмаларының сынау, ягъни пилот партиясе җитештерү һәм сатуга киткән чыгымнарының яртысын компенсацияләргә җыена. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган шул хактагы документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Кул куелган карар нигезендә, федераль бюджеттан субсидия бирү кагыйдәләре аңлатыла. Аннан аңлашылганча, фактик рәвештә сәнәгать оешмасы тарафынанн тотылган чыгымнарның 50 проценты компенсацияләнәчәге әйтелә.

Субсидия югары технологияле яңа төр продукция җитештерү күләмен арттырырга, оешмаларның чыгымнарын киметергә һәм яңа эш урыннары булдырырга булышачак, дип фараз кылына.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!