Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.08.2016

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшебез булды һәм булачак!"

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшебез булды һәм булачак!" Түбән Новгородтагы XVI Федераль Сабан туенда килеп туган бәхәскәнокта куелмады. Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган матбугат очрашуында да сүз шул хакта барды.

Искәртеп үтик, 16 июльдә узган бәйгедә Баш батыр исеме өчен көрәшкәндә җитди генә аңлашылмаучанлык килеп чыкты. Бу көрәшчеләрнең төрле кагыйдәләр буенча бил алышуына бәйле иде. Татарстан судьясы Түбән Новгородта аяк чалу, кысып алу кебек техник алымнар рөхсәт ителүен билгеләп узды. Ә бездә бу катгый тыела. Татарстан судьялары ризасызлык белдерсә дә, оештыручылар баш батыр итеп 130 кг лы үлчәмдәге Питрәч егете Фәрхәт Фәйзуллинны түгел, 85 кг лы үлчәмдәге Рөстәм Садыйковны таныды.

“Татарстанда татарча көрәш үсеше тукталды!”



Түбән Новгородта узган Федераль Сабантуйдан соң кайберәүләр, республика көрәшчесенең чит төбәк вәкиленә “оттыруын” аклап, безнекеләргә әнә шундый гаеп ташлады. Россиянең көрәш федерациясе башкарма директоры Рафил Әхмәтханов ни дәрәҗәдә хаклы? Татарстанда татар көрәше үсеш кичерми дигән сүзләр дөреслеккә туры киләме?

“130 килограммлы гәүдәң белән 85 килограммлы көрәшчене алып суга алмыйсың икән, нинди машина булсын? Нәрсә турында сөйлисез? Аркага ята, шуып йөри бит Татарстан көрәшчесе. Ул 30 килограммлы чучелоны да ата белмидер әле. Аларны да аңлыйм – тренерлар җитми, колхозда әзрәк спортны белүче, уку йортын тәмамлаган кеше бар икән, шуны тренер итеп куялар инде”. Россиянең көрәш федерациясе башкарма директоры Рафил Әхмәтханов Intertat.ru газетасы журналистына әнә шулай дип белдергән.

Узган җомга көнне республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында узган очрашуда да Рафил Әхмәтханов Татарстанда әлегәчә искечә көрәшәләр, үсеш юк, ул беркемгә кирәкмәс дәрәҗәдә дигән фикерне җиткерде: “Әнә, Теләче командасы да 50 процентка легионерлардан тора, әнә, “Дети Азия”дән бер генә җиңүчебез дә юк. Татарстанның көрәш федерациясенә дә күп эшләргә әле”.

"Көрәш – ул безнең яшәү рәвеше"



Рафил Әхмәтханов үзе эшләгән федерация эшчәнлеген югары бәяләп (беренче планга ул, әлбәттә, федераль дәрәҗәгә чыгуны зур уңыш дип саный), республикада узучы ярышларның хәтта спорт министрлыгындагы календарьларга кермәвен дә белдерә. Мондый сүзләрдән соң, яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов җавапсыз кала алмады:

“Заманында мине министрлыкка урынбасар итеп билгеләгәч тә, без Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатына әзерләнә башладык. Шул чактагы республика җитәкчелеге, шәхсән, Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов татарча көрәшебезне дә Россия дәрәҗәсенә чыгару максатын куйды. Без берничә ел дәвамында Мәскәү белән сөйләшүләр алып бардык, ниһаять, Универсиада шаукымы белән көрәшебезне илнең Спорт министрлыгындагы спорт төрләре исемлегенә кертә алдык.

Әйе, Татарстан көрәшчеләре федераль дәрәҗәдә бик көчле күренә. Теге яки бу төбәк вәкилләре җиңсен дип, безнекеләрне илкүләм ярышларга кертмәскә, яки максатчан рәвештә җиңдертергә дигән фикерләр дә ишетелгәли. Ләкин мин басым ясап әйтәм: Татарстан спортчыларын ярышларга кертмичә яки җиңдертеп кенә Россиядә көрәшне үстереп булмаячак. Көрәш үссен өчен төбәкләрдә тренерлар булырга, даими семинарлар уздырылырга, яшь көрәшчеләрне тәрбияләргә кирәк.

Кагыйдәләр ничек кенә, кемгә яраклаштырып кына үзгәртелмәсен, мин ышанам: Татарстанда көрәшебез безгә кадәр дә булды һәм ул бездән соң да булачак, тагын да үсәчәк! Ул – безнең мәдәни тормышыбызның бер өлеше, яшәү рәвеше. Республикабызда һәрбер бала милли спорт белән шөгыльләнү мөмкинлегенә ия. Яшьләребез шушы спорт төренә тартылып, татарның яшәү рәвешен дә кабул итәләр дигән сүз. Карагыз рәсми ярышларыбызны – 400дән артык көрәшче катнаша бит анда. Яшьләр ярышларында да, олылар бәйгеләрендә дә. Ничек Татарстанда көрәш үсеше тукталган дип әйтеп була?!”

“Мондый сүзне татарны яратмаган кеше генә әйтә ала”



Татарстанның атказанган спорт остасы, республикада соңгы дистә елларның иң көчле көрәшчеләреннән саналган Ильяс Галимов республикада татарча көрәш үсеше тукталган дигән фикерне ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, ТР көрәш федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтовның көрәшне үстерүгә куйган тырышлыгын сызып ташлау белән бер дигән фикердә тора.

“Татарстанда көрәш тукталды кебек сүзләр белән һич килешмим, кабул да итмим. Андый фикерне республиканы, татарны яратмаган кеше генә әйтә аладыр. Республика буенча карасаң, соңгы дистә елларда көрәшсез авыллар калдымы икән? Күпме келәмнәр кайтартылды, күпме авыл баласына көрәш белән шөгыльләнү өчен мөмкинлеләр тудырылды, көрәшебез бөтенләй башкача – профессиональ югарылыкта үсә башлады... Шушы сәясәтне алып барган Марат Готыф улы Әхмәтовка бу сүзләрне ишетү бик авыр булыр иде, мөгаен”, - ди ул.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20