Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2017

Хоккей башкалалары очрашуында ике гранд ярыша

Җомга “Яңа Гасыр” каналы “Татнефть Арена” боз сараеннан чираттагы хоккей трансляциясен күрсәтә. Континенталь Хоккей Лигасының яңа уен көнендә Казанның “Ак Барс” хоккей клубы үз бозында Ярославльнең “Локомотив” командасын кабул итә.

Ярославль клубында узган елгы сезонда Казанның “Ак Барс” хоккей клубы өчен чыгыш ясаган сакчы Никита Черепанов уйный. Туган клубы “Локомотив” аша алыштырылган хоккейчы Зиннәтулла Билалетдинов системасына бик хуш килде. Беренчедән, ул үзенең беренче уеныннан ук Татарстан командасы өчен чыгыш ясарга лаек булуын дәлилләде һәм саклау вазыйфаларын каршы сүз әйтмәслек дәрәҗәдә җиренә җиткереп башкарды. Уен схемасында сакчыл уенның  югары дәрәҗәдә булуы Билалетдинов хоккеенда аеруча мөһим сыйфат икәнен аның җитәкчелеге астында уйнап караган һәрбер уенчы белә. Черепанов баш тренер уенына туры килеп торган сакчы булып чыкты һәм аны Казан скаутлары шуның өчен “Локомотив” командасыннан алганнар да булса кирәк. Сезон тәмамлануга, хоккейчы туган клубына кире кайтып китте.

Искәртеп узыйк, быелгы сезонда ике команда бер-берсенә каршы бер уен уздырырга өлгерде инде. 13 нче октябрьдә Ярославль бозында узган очрашу 6:2 исәбе белән “Локомотив” командасы файдасына тәмамланды. Ярославль клубы өчен ул уен баш тренеры Дмитрий Квартальнов җитәкчелегендә уздырылган тәүге очрашуларның берсе иде. Мондый хәлне үз бозында булдырмас өчен Казан хоккейчыларына нишләргә кирәк булыр?

Сорауларга җавапны җомга, 8 нче декабрь, “Татарстан-Яңа Гасыр” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында кызыклы хоккей трансляциясен 19:00 сәгатьтә карап белә аласыз. “Ак Барс” өчен “Яңа Гасыр” каналы аша җан атыгыз!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»