Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
28.08.2017

Хоккей сезоны башында чираттагы Ерак Көнчыгыш кунаклары белән көрәш көтелә

Дүшәмбе кичендә Казанның «Ак Барс» хоккей клубы Континенталь Хоккей Лигасы яңа сезонының өченче уенын Ерак Көнчыгышның Хабаровск шәһәреннән килгән «Амур» хоккейчыларына каршы уздыра.

Сезон башындагы уеннар, күптәнге гадәт буенча, бик авырдан уйнала. Ә соңгы елларда җәй көнендә үк башланган чемпионат уеннары «җәйге хоккей» төшенчәсен аеруча алгы планга чыгара башлады. Соңгы яңалыклар сезон башындагы уеннарның бик кызыклы булуын дәлилли. «Ак Барс» хоккейчылары КХЛ чемпионатының төп фаворитларыннан санала. Континенталь Хоккей Лигасының юбилей — X сезонында өметләр аеруча зурдан. Казан хоккейчылары ерак кунаклар белән уенда уңай нәтиҗәгә ирешә алырлармы?

Сорауларга җавапны дүшәмбе, 28 нче август, «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Ак Барс» һәм «Амур» командалары арасындагы уенны карап белә аласыз. «Яңа Гасыр» телеканалында «Татнефть Арена» боз сараеннан турыдан-туры трансляция 19:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Мотогонки Электрон Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций