Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2017

Хокук бозучыны тоткарлаганда ДАИ хезмәткәрләре корал кулланганнар

ЮХИДИ юл-пост экипажлары белән булган вакыйгалар турында күп гыйбрәтле хәлләр сөйләргә була. Аларның күбесе хәтердә озак саклана, аеруча табель коралы кулланырга туры килгәннәре, — дип яза «Кама ягы» газетасы.

Узган елның декабрендә ДПС инспекторларын Лаеш урамнары буйлап аркылыга буйга йөргән машина җәлеп итә. Юл инспекторы Владимир Филатов җиңел машина йөртүчегә тукталырга куша. Әмма чит ил машинасы патрульдән качарга теләп тизлекне арттыра. Шул чакта ДАИ инспекторлары Владимир Филатов, Олег Сурулев һәм Сергей Байдалов Чирпы юлы буйлап китә башлаган «Саманда"ны куа чыгалар, машина Оренбург трактына борыла һәм Казан ягына «оча».

Экипаж бу хәл турында дежур частька хәбәр итә һәм ярдәм сорый. Кагыйдә бозучыны тоткарлауга полиция лейтенантлары Ленар Галләмов һәм Айдар Гатауллин составында ДПС экипажы җибәрелә. Бу вакытта чит ил машинасы зур тизлектә Урта Девятово буйлап бара. Аннан «Сорочьи Горы — Шәле» автоюлына чыга һәм Сорочьи Горыга юнәлә.

Сәгатьтән артык куалар. Юл кагыйдәсен бозучы калган хәрәкәттә катнашучылар тормышына куркыныч тудыра. Ул арада бозучы яңадан юлын үзгәртә һәм Балык Бистәсе ягына борыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре йөртүчене берничә мәртәбә кисәтәләр, әгәр ул тукталмаса корал кулланачакларын белдерәләр. Моның тәэсире булмый. Кисәтү атудан соң ДПС инспекторы Ленар Галләмов табельле коралдан автомобиль көпчәгенә өч тапкыр ата. Машина Олы Елга авылы урамнарының берсендә туктый.

«Саманда» салоныннан исерек йөртүче чыга. Соңыннан ачыкланганча, ул машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, урлаган өчен, автомобиль куып алып киткән һәм законсыз төстә наркотик матдәләр саклаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән була.

Җинаятьчене тоткарлаганда белеп эш итүе өчен Ленар Галләмов ТР ЭЭМ министры Артем Хохорин бүләгенә лаек булды.

Бу әле бер генә эпизод. Әмма ул күп нәрсәләр хакында сөйли. Тормышларын куркыныч астына куеп ДАИ хезмәткәрләре үз эшләрен башкаралар.

— Хәзер бүлектә 12 кеше эшли. Алар юлларга патрульлек итеп кенә калмыйлар, — дип сөйли ЮХИДИ начальнигы Альберт Борһанов. — Рейдлар, аңлату һәм профилактикалау эшләре, һәлакәт булган урыннарга бару, ДТПны тикшерү һәм башкалар.

Белешмә өчен: Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр юл хәрәкәтендә катнашучыларның кагыйдә бозуларының 4931 очрагы теркәлгән.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС 60 лет успеха