Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2017

Холыксыз пациент полиция автомобилендә үлгән

Бүген таң белән Казан шәһәренең 5нче клиник хастаханәсе хезмәткәрләре пациентларының берсе үзен агрессив тотканы өчен полицейскийлар чакырткан. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Артык холыксызланган 30 яшьлек  ир-ат хастаханәгә өеннән китерелгән булган. Полиция хезмәткәрләрен күргәч тә ул үзен тәртисез тоткан. Полицейскийлар аны полиция бүлегенә алып китәргә уйлаган.

Тиешле документларны әзерләгән арада пациентның хәле авырлашып киткән һәм ул полиция автомобилендә медицина һәм полиция хезмәткәрләре күз алдында үлгән.

Хәзерге вакытта полиция тикшерү үткәрә, аның нигезндә процессуаль карар чыгарылачак.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә медицина һәм полиция хезмәткәрләре янында җан биргән ир-атның үлү сәбәпләрен ачыклыйлар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20