Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости
Хәбәрләр тасмасы
12.07.2018

Хорватия футбол буенча Дөнья чемпионаты финалында Франция белән уйный

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Мәскәүдә узган ярым финал матчында Хорватия җыелмасы өстәмә вакытта Англия командасын 2:1 исәбенә отты. Шул рәвешле, 15 июльдә финалда Франция һәм Хорватия командалары очраша.

Хорватия футболчылары төркем этабында искиткеч яхшы чыгыш ясады, мөмкин булган 9 очко туплады һәм Аргентина җыелмасын 3:0 исәбе белән тар-мар итте.

14 июльдә Санкт-Петербургта Англия җыелмасы өченче урын өчен матчта Бельгия командасы белән очраша. 15 июльдә исә Мәскәүнең Лужники стадионында Франция — Хорватия матчында 2018 елгы дөнья чемпионы ачыкланачак, дип яза «Татар-информ».

Хорватия — Англия — 2:1 (0:1, 1:0, 0:0, 1:0).


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Приобрести билеты на церемонию вручения V Национальной Музыкальной Премии