Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.07.2017

Хәрби сериал яратучыларны «Чёрные кошки» үзенә җыя

Ике атна дәвамында «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында детектив һәм хәрби драма жанрын яратучыларны «Чёрные кошки» телесериалы көтә. Фильм үзәгендә яткан бай тарих буталчык вакыйгага барып тоташа. «Чёрные кошки» бу атнада үзенең соңгы серияләрен тәкъдим итә.

1947 нче ел. Ростов-на-Дону шәһәре. Сугыштан соң хәлсезләнеп калган илдә ачлык һәм җимереклек хөкем сөрә. Икмәк алтын бәясенә торган вакыт, ә кеше гомере бөтенләй бәяләнми. Җинаять саннары арта, җинаятьчел төркемнәр барлыкка килә башлый, алар тулы шәһәрне үз контрольләренә ала. Кара мәчеләр сыман алар караңгы төндә сиздермәстән пәйда булалар һәм җинаять урыныннан җиңел качып котылалар.

Ростов шәһәренә урнашкан төркем дә шул кагыйдәләр белән эш итә һәм үзеннән соң канлы эзләр калдырып, шәһәрнең азык-төлек складын талый. Җинаять эшләрен ачыклау бүлеге хезмәткәре Егор Драгун мондый зур кан коешта гади җинаятьчеләр генә катнашмаганлыгын чамалый. Аның шикләнүләре бераздан дөрескә чыга: талаучылар рәвешендә үз эзләрен бутап элеккеге вермахт хезмәткәрләре җинаять кыла, ләбаса. Сериалны нинди нәтиҗә көтә дисезме? Моны белү өчен дүшәмбедән «Татарстан-Яңа Гасыр»" телеканалында «Чёрные кошки» телесериалын карагыз.

Һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында 12:00 һәм 00:30 сәгатьләрдә «Чёрные кошки» сериалын карарга онытмагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!