Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2017

Хәтер көненә багышланган "Таяну ноктасы" күрсәтелә

Пәнҗешәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы 22 нче июнь — Хәтер көненә багышлана. Ток-шоу үзәгенә алынган тема «22.06.1941… Без хәтерлибез…» дип атала. Студиягә җыелган күренекле затлар Хәтер көненең бүгенге буын арасында әһәмияте һәм аның онытылмаучанлыгы турында әңгәмә коралар.

Хәтер көненә багышланган тапшыруга махсус студия кунаклары чакырылган: Фаяз Хуҗин — тарихчы, Харис Салихов — Тукай премиясе лауреаты, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хәлимә Искәндәрова — Татарстанның атказанган артисты, Марат Кәбиров — Арча педагогия көллияте мөгаллиме, Руслан Айсин — танылган сәясәтче, Илфак Ибраһимов — язучы һәм «Казан утлары» журналы баш мөхәррире.

Истәлекле көнгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 22 нче июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин