Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.06.2016

Хәтер һәм кайгы көнендә тинчуринлылар “Без - кырык беренче ел балалары”н күрсәтә

22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел тула. Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган бу көнне К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәгать кичке 7 нче яртыда Мөхәммәт Мәһдиев әсәре буенча куелган “Без - кырык беренче ел балалары” спектакле күрсәтелә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

1968 елда дөнья күргән бу әсәрдә Бөек Ватан сугышы чорының авыр шартларында педагогия училещесында укучы яшүсмерләрнең көндәлек тормышы сурәтләнгән. Әдипнең җыйнак һәм күп бизәкле, җор, үткен тел белән язылган әлеге повестен укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алынган иде. Спектакльнең премьерасы 2012 елның 2 маенда булды.

Спектакльне куючы режиссер - Рәшит Заһидуллин. Рольләрдә - Резеда Сәлахова, Гүзәл Галиуллина, Артем Пискунов, Илфак Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20