Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.06.2015

“Хәтер шәме” халыкара акциясенә Казан да кушыла

21 июньдә Казан “Хәтер шәме” халыкара акциясенә кушыла, аның барышында катнашучылар яндырылган шәмнәр тотып “Мы помним” һәм “1941” сүзләре хасил итеп тезелеп басачаклар.

Казан мэриясе шундый игълан таратты.

Казанда халыкара акциягә “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардиясе” һәм республика иҗтимагый оешмаларының активистлары кушылачак. 22.00 сәгатьтә Җиңү паркында акциядә катнашучылар, кулларына яндырылган шәмнәр тотып, “Мы помним” һәм “1941” сүзләре ясап тезеләчәкләр, соңыннан кулларындагы шәмнәрне Хәтер мемориалында калдырачаклар, ә Мәңгелек утка венок һәм чәчәкләр салачаклар.

Татарстанлылар шулай ук әлеге акциягә кушыла ала: шәмнәр кабызырга һәм тәрәзәләренә урнаштырырга кирәк булачак. Оештыручылар яндырылган шәм фотоларын социаль челтәрләргә #свечапамяти22июняисмертныйполк22 хэштегы белән белән куярга тәкъдим итәләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20