Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
04.08.2015

Хулио Маглионе: "Казанда Дөнья чемпионатында спортчыларга яшәү һәм чыгыш ясау өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган"

Хулио Маглионе: "Казанда Дөнья чемпионатында спортчыларга яшәү һәм чыгыш ясау өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган" Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты делегацияләре ярышларны оештыру дәрәҗәсенә югары бәя бирә. Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе бүген журналистларга шулай дип белдерде. "Казан-Арена" стадионында конференц-залда мундиальнең экваторына килеп җитүгә багышланган матбугат конференциясе узды.

ФИНА башлыгы ассызыклаганча, спортчыларга яшәү һәм чыгыш ясау өчен искиткеч яхшы шартлар тудырылган, ярышлар вакытында трибуналарда аншлаг күзәтелә. "Спортчылар, тренерлар һәм рәсми затлар чемпионатны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләп, биредә үзләрен өйләрендә күк хис итүләре турында әйтә", - дип белдерде Маглионе. Спортчылар авылында яшәүчеләр хуҗабикә шәһәрнең кунакчыллыгына игътибар иткән.

"Спортчылар авылында бик күңелле мохит хөкем сөрә, делегатлар кабул итүче якның киң күңеллелеген, ачыклыгын билгеләп уза", - диде ФИНА президенты. Хулио Маглионе оештыру дәрәҗәсенең тамашачылар арасында ажиотаж уянуына йогынты ясаганын ассызыклады. "Халык тарафыннан зур кызыксыну күзәтелә. Ярышларга билетларның күпчелеге сатылган", - дип белдерде ул.

ФИНА башлыгы узган атнада үткәрелгән ярыш төрләренә тукталып, синхрон йөзүдә катнаш дуэтларның кызыксыну уятуын билгеләп үтте. "Бу дисциплина бик уңышлы булды. Җанатарлар, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бу хакта күп сөйләде", - диде ул. Хулио Маглионе ачык суда йөзү буенча ярышлар өчен яхшы шартлар тудырылганын ассызыклап узды. Спортчыларның уңышлы чыгышына уңай шартлар йогынты ясады, дип саный ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20