Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.05.2015

Хәзерге IТ-парк, элеккеге ТАССР Хәрби комиссариаты җыелу пункты территориясендә мемориаль такта ачылды

Хәзерге IТ-парк, элеккеге ТАССР Хәрби комиссариаты җыелу пункты территориясендә мемориаль такта ачылдыБүген Казанда IТ-парк территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре катнашты.

Шуны билгеләп узарга кирәк: сугыш чорында, Казанның IТ-парк комплексы урнашкан урында, ТАССР Хәрби комиссариатының җыелу пункты эшләгән. Нәкъ менә шул объекттан Татарстанда яшәүчеләр фронтка юл тоткан.

Роман Шәйхетдинов ветераннарга, тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, бүгенге чараның ата-бабаларыбызның батырлыгын мәңгеләштерүгә юнәлдерелгәнен шәрехләп үтеп, олы Җиңүнең тарихка кереп калырга, аның бәһасе буыннан-буынга тапшырылырга тиешлеген ассызыклады. “Республикада ветераннар өчен күп эш башкарыла, әмма, ни генә эшләсәк тә, аз булыр, чөнки ата-бабаларыбыз каһарманлыгы әйтеп бетергесез зур. Тарихны яңадан язуга омтылышлар Россия һәм, гомумән, безнең тарафтан бу бөек Җиңү вакыйгасына җитди игътибар юнәлтүебезне сорый. Бүген мемориаль тактаны ачуыбыз республикада башкарыла торган игелекле гамәлләрне санау өчен тагын бер өтер булып тора”, - дип белдерде Роман Шәйхетдинов.

Сергей Погодин барлык ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, чарада катнашучыларны якынлашып килгән бөек 9 Май бәйрәме белән котлады. “Бу – безнең илдәге иң яхшы бәйрәмнәрнең берседер. Безнең горурланырлыгыбыз бар. Бу бәйрәм – сугыш елларында Ватаныбызны саклаган, яклаган затларны искә алу көне дә”, - дип билгеләп узды ул. Сергей Погодин биредә, Татар АССР Хәрби комиссариаты җыю пунктында, фронтка җибәрү өчен частьләр, берләшмәләр формалашканын әйтеп үтте. Аның сүзләренә караганда, сугыш елларында республикада 7 укчылар, 2 авиация дивизиясе, 1 танк бригадасы, 86 авиаполк һәм башка подразделениелар оештырылган.

“1941-1945 елларда яу кырына Татарстаннан барлыгы 564 мең 616 кеше озатылган, хезмәт фронтына җибәрелгән 50 мең кешене кушып, җәмгысе 614 мең кеше. Ул вакытта гамәлдәге Армиядә хезмәт иткән кешеләрне исәпкә алып, барлыгы 700 меңләп сугышта катнашкан дип исәпләнә. Аның 350 меңнән артыгы кире әйләнеп кайтмый. Татарстан Бөек Җиңүгә саллы өлеш кертте: 226 Советлар Союзы Герое, 48 Дан Ордены Тулы кавалерлары, 150 мең кеше орден һәм медальләр белән бүләкләнгән”, - дип белдерде ТР Хәрби комиссары.

Сергей Погодин сугыш башланган көн турында искәртеп, Татар АССР Хәрби комиссариатына мобилизация турында сигналның 1941 нче елның 22 июнендә 18 сәгать 24 минутта килеп ирешүе турында хәбәр итте. Иртәнге сәгать 6 га хәбәр республика районнарына җиткерелгән. Өч көн эчендә 62 хәрби частька берләшеп, 36 мең кеше фронтка юл алган. Аннан соң 1941 нче ел дәвамында 180 мең кеше озатылган. 1945 нче елга кадәр ел саен 100 меңнән артык татарстанлы Ватанны сакларга җибәрелгән.

Тантаналы чара кысаларында сугыш ветераны, 96 нчы Гомель укчылар дивизиясенең элемтә батальоны командиры, Казан танк училищесының элемтә бүлегенең элеккеге башлыгы Иван Шульгага “Россиянең Хәрби элемтәсенә 95 ел” медале тапшырылды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20