Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
30.10.2017

Җиңү язы “Семнадцать мгновений весны” сериалында тасвирлана

Дүшәмбедән «Яңа Гасыр» каналында «Семнадцать мгновений весны» телесериалы күрсәтелә башлый. Дошман ягында Штирлиц башкарган соңгы җиңү вакыйгаларын күзәтмичә калмагыз.

Режиссёр Татьяна Лиознова тарафыннан төшерелгән «Семнадцать мгновений весны» телесериалы Җиңү язы вакыйгаларын тасвирлый. Сериалда Вячеслав Тихонов, Леонид Броневой, Евгений Евстигнеев, Михаил Жарковский һәм Ростислав Плятт кебек билгеле актёрлар составы катнаша.

Фильмдагы вакыйгаларның урыны һәм вакыты — Германия, Бөек Ватан сугышында җиңү якынлашкан чак. Совет разведчигы Исаев, дошман ягында аны штандартенфюрер СС Штирлиц буларак беләләр, Үзәкнең соңгы боерыкларын үти. Хәрби хәрәкәтләр тәртибе һәм сәяси көчләрнең һәрдаим үзгәреп торуы еш кына Исаев эшчәнлегенә кискен үзгәрешләр алып килә. Мондый үзгәрешләр төп геройны нинди маҗараларга алып килер һәм ике як сәяси көрәшеннән кем җиңүче булып чыгар?

Сорауларга җавапны һәр эш көнендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында «Семнадцать мгновений весны» телесериалын карап белергә була. Сериал «Яңа Гасыр» каналында 21:00 сәгатьтә башлана.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций