Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
28.06.2017

Иҗат ветераннарына игътибарны арттыру мәсьәләсе үз таяну ноктасын эзли

Олыгайган иҗат әһелләренә бүгенге көндә игътибар җитәрлекме? Чәршәмбе кичендә «Таяну ноктасы» тапшыруы студия кунаклары белән бергә шушы сорауга җавап эзләп карый.

Бөтен гомерен үз халкына багышлап, картайган көнендә ялгызы калган иҗат әһелләре турында кем кайгыртырга тиеш? Ни өчен милләтебезнең йөзек кашлары саналган сәнгатькәрләрнең картаймыш көне һәм язмышы беркемне дә кызыксындырмый?

Җавап таләп иткән сорауларга ачыклыкны ток-шоуда катнашкан студия кунаклары кертә: Луара Шакирҗан — Татарстанның халык артисты, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры музее мөдире, Фәнис Мөсәгыйтов — Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры, Данил Салихов — Язучылар Союзы берлеге рәисе, язучы, Рузилә Мөхәммәтова — «Татар-информ» агентлыгы журналисты, Земфира Гыйльметдинова — филармония илчесе, Хәмдүнә Тимергалиева — Татарстанның халык артисты. Күтәрелгән сорауда тапшыру кунаклары уртак таяну ноктасы таба алырмы һәм ток-шоу ахырында нинди нәтиҗә яңгырар?

Катлаулы мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга җавапны бүген, 28 нчы июнь, «Таяну ноктасы» тапшыруында эзлиләр. Ток-шоу дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 19:00 сәгатьтә эфирга чыга.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин