Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.07.2017

Кичләрен телеканалда «Үзгәреш җиле» исә

Шимбә кичендә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалы үз тамашачыларына татар җыры өлкәсендә булып узган иң истәлекле концертларның берсен тәкъдим итә. Сүз узган елның ноябрь аенда М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә узган зур масштаблы «Үзгәреш җиле» фестивале турында бара.

Күп тапкырлар искә алынган концерт фестивале үзеннән соң төрледән-төрле фикерләр калдырды. Опера һәм балет театры җитәкчелегенең татар эстрадасын үзгәртергә батырчылык итүен күпләр гаҗәпләнеп кабул итте. Ничек инде академик сәнгать сагында торучылар эстрада юнәлешенә йөз тота?

Башкалабыз Казанда татар җыры бәйрәме 5 һәм 6 нчы ноябрь көннәрендә узды. Сәнгать бәйрәмен оештыручылар зур концертны «Үзгәреш җиле» дип атарга ниятләгән. Проект Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча башкарылды. Фестиваль концертларының дәвамы да М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры бинасында узар дип көтелә.

Төрле мәгълүматлар буенча, «Үзгәреш җиле» фестивален оештыруга 31 миллионнан алып 70 миллионга чаклы акча тотылган. Татар җыр сәнгате өлкәсендә уздырылган иң кыйммәтле концертны шимбә, 8 нче июль, 23:45 сәгатьтә карагыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин КОС. С Днем Химика!