Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.08.2017

Җиде бабай һәм бер кыз маҗараларына тукталыш ясала

Җомга, 4 нче август, “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында «Семь стариков и одна девушка» фильмы күрсәтелә. Гадәти хәлдән башланып киткән маҗаралар фильмның һәр герое өчен көтелгән вакыйгаларга әйләнеп кала. Кызыклы һәм көлдергеч «Семь стариков и одна девушка» фильмының кыскача эчтәлеге болайрак яңгырый.

Физик культура институтының чыгарылыш укучысы Ленага «сәламәтлек төркемен» җитәкләргә боерыла. Күнегүләр зур стадионда үткәрелә, ә мондый мәйданда, аңлашыла ки, көче ташып торган яшь спортчы кызга үз рекордын куясы килә. Моның урынына ул стадион мәйданына җыелган эчкечеләр, өстәмә эш башкаручылар яки буш вакытларын тикмәгә уздыручыларның акрын һәм ялкау хәрәкәтләрен күзәтергә мәҗбүр. Бу эштән куылып булмый, моннан синең үзеңне генә куарга мөмкиннәр. Шул ниятенә ирешү өчен спортчы кыз Лена бәхетсез стадион кунакларын газапларга тотына, ләкин тегеләре, аңа ачуланасы һәм ахыр чиктә күрә алмау дәрәҗәсенә җитәсе урынга, берәм-берәм кызга гашыйк була башлыйлар. Кызык маҗараларга корылган фильм ничек тәмамланыр һәм бу бәхәстә кайсы як җиңүче булып танылыр?

Күп сорауларга җавапны 4 нче август 22:10 сәгатьтә “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында «Семь стариков и одна девушка» фильмын карап таба аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20