Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.06.2015

Идел буе Болгар цивилизациясе турында инглизчә “GREAT BOLGAR” фәнни басмасы тәкъдим ителде

Әлеге саллы фәнни басма былтыр рус телендә Болгар шәһәре музей-тыюлыгын ЮНЕСКО бөтендөнья мәдәни мирас исемлегенә кертүне юллап йөрүдә таныту материалы буларак чыккан. Инглиз телендәгесе исә “Главдизайн” нәшриятында әзерләп, Казанда ук нибары 1 мең тираж белән 400дән артык битле акбурлы ялтыравык шәп кәгазьдә бастырылган һәм күп санлы иллюстрацияләр, яңа материаллар белән тулыландырып әзерләнгән. Киң таралыш алган инглиз телендә бастыру исә дөнья җәмәгатьчелеге Идел буе Болгар дәүләтен Дунай буе Болгариясе белән бутамасын өчен, киңрәк аудиториягә мирасыбызны үткәрү өчен эшләнгән. Алга таба татар теленә тәрҗемә итү, хәтта тулыландырып чыгару турында сүз кузгатылган, ләкин эш башлану дәрәҗәсеннән ерак. 

Бүгенге чарада ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Пресова Болгар шәһәрлеге тарихи, мәдәни хәзинәләрен – мирасыбызны популярлаштыруның әһәмияте, әлеге проект авторлары - ТР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фән буенча проректоры, Шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклап калу буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев “GREAT BOLGAR” басмасы әзерләнүе, нинди фәнни материаллар кертелүе, гомумән, Изге Болгар цивилизациясе тарихын археологик нигездә өйрәнүнең үзенчәлеге һ.б. хакында тәфсилләп сөйләде.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, шушы китап Татарстанда “Зөя утрау-шәһәрлеге һәм Борынгы Болгар” комплекслы проектын инде 5 ел дәвамында уңышлы гына тормышка ашыру белән тыгыз бәйләнгән. Аның үзенчәлеге, мөһимлеге тагын шунда – биредә һәйкәл-истәлекләр реставрацияләнеп, археологлар тарафыннан өйрәнелеп кенә калмый, шунда башкарылган тикшеренү нәтиҗәләре, фәнни хезмәтләр дә популярлаштырыла. “GREAT BOLGAR” ("Бөек Болгар") басмасы һәйкәл, тикшеренү объекты буларак тулаем Болгарга багышлана.

Җыеп кына әйткәндә, ТР Мәдәният министрлыгы заказы белән әзерләнгән “GREAT BOLGAR” атласы белгеч-археологларга һәм киң җәмәгатьчелеккә адресланган, ләкин сатуда юк. Шушы проектны гамәлгә ашыруга 3 млн сум акча сарыф ителгән. Басманы дөньяның танылган университетларына, Татарстан китапханәләренә, ТР Мәдәният министрлыгы аша милли-мәдәни мохтариятләр кебек иҗтимагый оешмаларга тарату каралган, ләкин соңгылары шуны сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш. ТР Мәдәният министрлыгы, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды, “Богар” тарих-архетиктура музей-тыюлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты сайтларында басма электрон форматта табып булачак, дип ышандыралар.

Бөек Болгар турындагы атласка кертелгән материаллар Бөек күчеш чорыннан башлап борынгы заманнарны колачлый, 1500 еллык тарих бәян ителә. Галим Рафаэль Вәлиев сүзләренчә, болгарлар, татарлар тарихын Бөек Ефәк юлы белән бәйләп күрсәтү зарур. Әлеге басмаларда исә узган гасырның 70 нче елларыннан бирле тупланган Россия төбәкләрендәге 20ләп тикшеренүченең, ә алар Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда шәһәрләрен өйрәнүчеләр, Болгарда күп кенә кыр сезонында эшләүчеләр, хезмәте тупланган. Бөек Болгар шәһәре ядкарьләре белән мөмкин кадәр күбрәк кешене таныштыру, шундый хәзинәне дөнья мәдәни киңлегенә, фәнни бергәлегенә чыгару ниятеннән гамәлгә ашырылган бу проект - археологик объектларда раслап бирелгәннәрдән Россиядә беренчесе, дип тагын бер мөһим факторга игътибарны юнәлтә Рафаэль Вәлиев.

Шушы хезмәтләр тупланып, рус телендә “Город Болгар” коллектив монографиясе дөнья күрүе, анда 80ләп бит текст татар телендә булуы, басылган 5 томга өстәп, якын арада тагын 6 нчы һәм 7 нче томнары басыласы билгеле булды. Шулай ук Болгарской цивилизациясе музее турында фәнни 2 томлык әзерләнә, аларда Болгарда табылган берничә мең предмет турында бәян итү турында сүз бара, дип сөйләде галим Айрат Ситдыйков. Шулай да, Болгар җирендә әле өйрәнеләсе нәрсәләр гаять күп, мисалга, XIV гасырдагы валлар әле дә булса сакланган, нибары 3 проценты гына өйрәнелгән. Биредә тарихи-мәдәни мирасны ватмый-җимерми генә өйрәнү ысуллары куллану актуаль, дип сөйләде тикшеренүче-галимнәр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20