Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.07.2015

Игорь Левитин: “Универсиада мирасыннан башка Казанда дөньяның су чемпионаты булмас иде”

Игорь Левитин: “Универсиада мирасыннан башка Казанда дөньяның су чемпионаты булмас иде”Казан ратушасында җиде дистәдән артык вазифаи затка 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада истәлек медальләре тапшырылды. Тантана башында зур экранда моннан 2 ел элек Казанның олы чараны көтүе һәм анда Универсиада башлану, студентларның җәйге спорт уеннары барышы турында видеоролик тәкъдим ителде, шул рәвешле, дөнья тарихына кергән әлеге вакыйга янә хәтердә барланды.

Дәүләт башлыгы ышанып йөкләгән бу әманәтне - Универсиаданың истәлек медален исә РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин белән Казан мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин рәхмәт сүзләренә төреп тапшырды. РФ Президенты Владимир Путин карары белән бүген Универсиада истәлек медаленә ия булучылар арасында Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналары сценарийлары авторы, күренекле композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой, ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Ибраһимов, “Газпром трансгаз Казань” ҖЧҖ генераль директоры, ТР парламенты депутаты Рәфкат Кантюков, шул рәвешле, ТР дәүләт Советы һәм Казан каласы Думасы депутатлары, шәһәр Башкарма комитет структуралары җитәкчеләре, шәһәр сайлау комиссиясе, спортклуб, төзелеш, энергетика һ.б. тармак предприятиеләре җитәкчеләре, Казан ратушасы башлыгы һ.б. бар иде.

Мэр Илсур Метшин, Универсиада ул безнең өчен, беренче мәхәббәт, беренче бала кебек, үзгә булып, иң беренче булып кала, дип, шушы дөньякүләм чараны иң югары дәрәҗәдә әзерләп үткәрүдә хезмәте кергәннәргә тантанада рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Уеннарга әзерлекне халыкара стандартларга туры китерү өчен ихтыяҗларны канәгатьләндерүдә федераль үзәкнең, республика җитәкчелегенең, аерым алганда, ил Президенты Владимир Путиннан, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан башлап, һәрбер инстанциядә аңлашып бер команда булып эшләдек, диде. Шәхсән Игорь Левитин белән Мәскәүдә очрашуын хәтердә барлап, сөйләшү барышында килешкәннәрнең һәммәсе үтәлде, дип билгеләп үтте мэр. Ил һәм республика җитәкчелегенә, аерым алганда, ТР лидеры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тарафына рәхмәт сүзләре әйтеп, шушы командада булуым белән горурланам, диде.

Игорь Левитин да илнең җәйге Универсиадага һәм кышкы Олимпиадага әзерләнү чорын хәтердә барлап, эшләр параллель алып барылды, без аларны чагыштырып тордык, нәтиҗәдә, без бурычны үтәдек, дип канәгатьлек белдерде. Универсиада узды, ә аңа дип әзерләнгәннәр спорт өчен генә түгел, Татарстанга, аның башкаласы Казанга мирас булып калды, гомумән, ул җиңүне һәркем үз урынында яулады, Универсиада мирасыннан башка Казанда дөньяның су чемпионаты булмас иде, дип нәтиҗә чыгарды.

FINAның спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионатын ачу һәм ябу тантаналары сценарие авторы да булган Игорь Крутой, Универсиада кебек зур чара тантанасын үз өстемә беренче генә алуым иде, андый зур аудиториям булганы юк иде әле – тантаналар 170ләп илдә трансляцияләнде, дип канәгатьлек белдерде. Игорь Ливанов исә, иртәгә Казанда башланачак дөнья чемпионаты Барселонада уздырылганда 4,5 млрд кеше трансляциядә карады, Казанныкы да кимен куймаячак, дип аның да киңкүләмле булуына игътибарны юнәлтте.

Бүгенге тантана музыкаль номерларга үрелеп барып, анда хәтта Игорь Крутой ак рояльне “телгә китерде”.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20