Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
03.05.2017

Игътибар! «Болгар радиосы» үзенә талисман эзли!

Игътибар! «Болгар радиосы» үзенә талисман эзли! Олимпия уеннары — Кар барсы, Куянкай, Ак аю, Универсиада — Юни, Макдоналдс — Клоун һәм башкалар…Ә «Болгар радиосы"н сез кем яисә нәрсә буларак күз алдына китерәсез? Әйдәгез әле, фантазияне эшкә җигеп, яраткан радиога талисман уйлап табыйк!

Иң уңышлы диеп табылган эскиз буенча «Болгар радиосы» ның талисманы тегеләчәк, ә дизайнеры «Болгар радиосы"ннан махсус бүләкләр отачак!

Бәйгедә катнашу шартлары:

1. «Болгар радиосы» талисманы эскизын ясарга (плагиат эшләр конкурста катнашмый) һәм талисманның шигарен (девизын) уйлап чыгарырга.

2. Эскизларны, шигарьләрне 19.05.2017 кертеп bolgar. radio@mail.ru электрон адресына юлларга.

3. bolgarradio.com сайтына кереп яңа эскизларны күзәтеп барырга.

4. 20.05.2017 — 29.05.2017 аралыгында ошаган эскиз өчен тавыш бирергә!

5. Беренче 5-леккә кергән эскизлар бәйгенең 2-нче этабына үтәчәк.

6. «Болгар радиосы» җитәкчелеге, рәссам, курчаклар тегүче компания вәкиле кергән жюри җиңүчене ачыклый.

7. Җиңүче 30.05.2017 көнне билгеле булачак.

Уңышлар! «Болгар радиосы"ның талисманын бергә эзлик!


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!