Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
19.10.2015

И.Гыйниятуллин: “Йортларны җылыту мәсьәләсендә “Открытая Казань” сервисына килгән шикаятьләр тәүлек эчендә хәл ителә”

Быел Казанда җылыту сезоны башлану турында 29 сентябрьдә үк игълан ителде. Хәер, сәламәтлек саклау учреждениеләренә сентябрь уртасында, шулай ук башка социаль объектларга вакытыннан алда җылылык бирелә башлады. 1 октябрьдән “Азино”, “Савиново” үзәк котельныйлары кышкы график буенча эшли, 3 октябрьдән – “Горки” котельные. Җыеп кына әйткәндә, Татарстан башкаласында хәзерге вакытта “Казэнерго” ААҖнең барлык 126 котельные һәм ведомстволарның сезонлы 12 котельные гамәлдә. Быел иң соңгы булып җылылык 12 октябрьдә Богатырев урамындагы 6 нчы йортка бирелде, бу исә дары заводы ведомство котельныеның ягу сезонына әзерлек буенча проблемалары белән бәйле иде.

Бүген бу хакта Казан каласы Башкарма комитетының утырышлар залында, төзекләндерүгә җәен туктатылып торганнан соң, бүгеннән мэр Илсур Метшин рәислегендә янә үткәрелә башлаган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин хисабында шул хакта сүз булды. Һәр елдагыча, җылылык җибәрү ягыннан тоткарлык торак милекчеләре ширкәтләре (ТСЖ), торак-төзелеш кооперативларының (ЖСК) аерым йортларында күзәтелде, сәбәбе – җитәкчеләренең үзләре карамагындагы торак фондын җылылык кабул итәргә әзерлек, тиешле документларны рәсмиләштерү, булган бурычларны каплау мәсьәләсен соңгы мизгелдә, ягъни килеп терәлгәч кенә хәл итүе, йортларда торучыларның җылытуга акчасын экономияләргә омтылуы. Мондый очраклар белән шәһәр Башкарма комитеты, районнар хакимиятләре генә түгел, прокуратура, торак инспекциясе, кулланучылар хокукларын яклау хезмәте (Роспотребнадзор) кебек күзәтчелек хезмәтләре шөгыльләнергә мәҗбүр. Йортларны җылыту мәсьәләсендә “Открытая Казань” сервисына килгән шикаятьләр тәүлек эчендә хәл ителә, дип ышандыра И.Гыйниятуллин. Шулай ук ТКХ комитетының ягу сезоны проблемаларына кагылышлы мәсьәләләрдә “кайнар линия” телефоны гамәлдә: 292-21-02 һәм 292-61-37.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20