Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

И.Халиков "HEFI Developme" вәкилләре белән ТРның Югары Ослан районындагы проектны тормышка ашыру турында фикерләште

И.Халиков "HEFI Developme" вәкилләре белән ТРның Югары Ослан районындагы проектны тормышка ашыру турында фикерләште Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков "HEFI Development" компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, туристлык буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, И.Халиков бу очрашуның республика өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. Ул билгеләп узганча, бүген Татарстанда Европа һәм дөньяның башка илләреннән компанияләр күп эшли. Республикада халыкара форумнар һәм халыкара дәрәҗәдәге спорт чаралары күп уза, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.

Әйтик, 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадасы, ә 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узды, бүген 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек бара. "Без инглиз партнерларыбыз белән бергә яңа заманча футбол стадионы төзелешен тәмамладык, - дип искәртте Халиков. - Бүген  FIFAның объектка зур кисәтүләре юк диярлек".

"Тагын да әһәмиятлесе, - диде алга таба ТР Премьер-министры, - соңгы елларда Татарстан Россия төбәкләре һәм чит илләрдән туристларны җәлеп итү үзәгенә әверелде. Икътисадның нефть табу һәм нефть химиясе кебек тармаклары белән бергә мәгълүмати технологияләр һәм туристлык тармагын да үстерәбез".

Илдар Халиков хәбәр иткәнчә, 2015 елда Татарстанда 2,7 млн турист булган. Ул ассызыклаганча, әлеге мәгълүматлар республикага бер көнгә килүчеләрне үз эченә алмый. Бер көнгә килүчеләр дә шактый күп, диде ул. Бу Идел буе шәһәрләре һәм башка якын төбәкләрдән килүчеләр.

Туристлар тарихи объектлар һәм архитектура һәйкәлләре белән генә танышып калмый, күңел ачу үзәкләрендә дә була. Аерым алганда, бу "Ривьера" аквапаркы һәм "Казан" тау чаңгысы комплекслары. Моннан тыш, 2 объект - Казан Кремле һәм борынгы Болгар шәһәре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән, бу Татарстанга туристлар агымын җәлеп итүгә булыша, дип саный И.Халиков.

Үз чиратында, "HEFI Development" компаниясе вәкилләре бу сәфәр кысаларында туристлык хезмәтләрен, шулай ук тарихи мирасны саклау омтылышларын күрә һәм бәяли алуларын белдерде. "Без төбәктә туристлык үсешен һәм күп санда туристлар җәлеп итүне үстерү өчен реаль потенциал күрәбез", - дип ассызыклады "HEFI Development" вәкилләре.

Алга таба очрашуда катнашучылар республиканың Югары Ослан районы территориясендә уртак проектны тормышка ашыру мәсьәләләре хакында фикерләште, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20