Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.04.2016

И.Халиков: “Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече”

И.Халиков: “Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече”Бүген ТР Хөкүмәте утырышында республиканың “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына кабул ителгән мөрәҗәгатьләрне карау кысаларында кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләсе каралды. Утырыш ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә үткәрелде. Анда ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, республиканың министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, “Халык контроле” системасы, эшли башлаганнан бирле (ул 2012 елның апреленнән гамәлдә. – Ред.), татарстанлыларга үзләрен борчыган проблемалар хакында ирештерергә мөмкинлек биргән нәтиҗәле чарага әверелде. Мөрәҗәгатьләрнең булуы – системаның халык тарафыннан кабул ителгәнлегенең иң яхшы күрсәткече булып тора. Ул китергән мәгълүматларга караганда, узган ел нәтиҗәләре буенча, “Халык контроле” системасына татарстанлылардан барлыгы 29 мең 673 мөрәҗәгать кабул ителгән. Шул рәвешле, мөрәҗәгатьләр саны , 2014 ел белән чагыштырганда, 38 процентка арткан.

“Бу – халыкның системага ышанычын күрсәтә торган бик зур сан. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелегенең Татарстан башкаласына туры килүен исәпкә алсак, Казан каласы Башкарма комитетына аларны хәл итү буенча зур эш йөкләнә, шуңа да карамстан, комитет бу системада актив эшчәнлек алып баруын дәвам итә, – дип ассызыклап үтте Илдар Халиков. Хәл ителгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече, шулай ук, артып, 21 мең 669дан гыйбарәт булган. Бу – 73 процент дәрәҗәсендә (2014 елда – 69 процент). – Система кабул ителгән барлык белдерүләр буенча мәсьәләрне чишү бурычын күз уңында тотмый, чөнки аларның кайберләре нигезсез, кайберләрен хәл итү өчен озак вакыт яки зур күләмдә акча таләп ителә. Әмма бу күрсәткечне 75 процентка кадәр җиткереп, шул дәрәҗәдә саклый алырбыз дип уйлыйм”.

ТР Премьер-министр әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрне хәл итүдә бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы һ.б юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла торган ТР Президенты программаларының өлеше зур. Шул ук вакытта, зур күләмдә акча, көч таләп ителми торган сорауларның хәл ителмичә, “эленеп торуы” аяныч.

2013 елдан бирле “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы баш модераторы эшчәнлеген тормышка ашырган Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, соңгы елларда татарстанлыларның бу ресурска ешрак мөрәҗәгать итүе күзәтелә. Ул китергән статистик мәгълүматлар шуны күрсәтә: былтыр системага кабул ителгән 29 мең 673 мөрәҗәгатьнең 1 мең 512се, нигезле рәвештә, кире кагылган, 6 мең 194е буенча эшләр планлаштырылган, 298е буенча эш алып барыла.

Быел да мөрәҗәгатьләрнең саны арту күзәтелә. Агымдагы елның I кварталы нәтиҗәләре буенча аларның саны, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 71 процентка арткан.

Кызганыч ки, билгеләнгән 10 көнлек срокта хәл итәргә мөмкин булган кайбер мөрәҗәгатьләр буенча проблеманы хәл итү бик күп айларга, елларга сузыла. Даими мониторинг нәтиҗәләре буенча атнасына 50ләп белдерүне яңадан эшкә кайтарабыз, дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. Билгеләнгән вакыт эчендә үтәлмәгән мөрәҗәгатьләр күрсәткече буенча республиканың Биектау (29 процент, ягъни 158 мөрәҗәгатьнең 53 кире эшкә кайтарылган), Тукай (26 процент), Яшел Үзән (22 процент), Чистай районнарын (18 процент) аерым атады.

Былтыр кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең күбесе “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясенә туры килгән (22 процент). Татарстанлылар, нигездә, медицина учреждениеләре эшчәнлегеннән канәгать булмаган. Әйтик, казанлы балигъ булмаган баласының медицина күзәтүе узу өчен башкаланың 7нче балалар клиник хастаханәсенә неврологка һәм күз табибына эләгә алмавы һәм учреждение педиатрының түләүле клиникага мөрәҗәгать итәргә кушуыннан зарланып мөрәҗәгать иткән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, үз чиратында, төп модератор буларак, кадрлар кытлыгы нәтиҗәсендә, тар белгечлекләргә кабул итү буенча кыенлыклар турында җавап урнаштырган. Шул ук вакытта поликлиника җитәкчелегенең белдерү авторы белән элемтәгә керүе, баланың югарыда телгә алынган табибларга язылуы турында да хәбәр ителгән.

“Кызганыч ки, бу бердәнбер мөрәҗәгать түгел. Әлеге төр белдерү буенча күрелергә ителергә тиешле системалы чаралар комплексы ахырына кадәр кабул ителмәде”, – дип билгеләп үтте ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле һәм бу уңайдан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына “Халык контроле” системасына пациентлар тарафыннан табиб-белгечләрнең кабул итү срокларын үтәмәүгә бәйле нигезле мөрәҗәгатьләр санын киметү бурычын куюны тәкъдим итте.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, “Поликлиникалар һәм хастаханәләр” категориясе буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләрнең икенче бер өлеше гражданнарның бушлай медицина ярдәме алуга дәүләт гарантияләре программасы нигезендә, планлы медицина ярдәме күрсәтү кысаларында диагностика тикшеренүләре үтү мөмкинлеге, медицина ярдәме күрсәтү күләме һәм сроклары, шул исәптән көтү вакыты турында хәбәрдар булмавын күрсәтә. Былтыр декабрьдә үткәрелгәнгән медицина оешмалары сайтлары мониторингы гражданнарның хәбәрдарлыгы өлешендәге хокук бозуларның системалы булуын күрсәтә. Бу медицина оешмалары җитәкчеләренең әлеге эшне оештыруга игътибары җитәрлек булмавын дәлилли, дип ассызклады ТР да кеше хокуклары буенча вәкаләтле. Аның сүзләренчә, “Һәркемгә уңайлы мохит” категориясе буенча кире эшкә кайтарылган мөрәҗәгатьләрнең саны да шактый – барлык мөрәҗәгатьләрнең 19 проценты.

Былтыр системада кеше хокукларына бәйле берничә яңа категория булдырылган. Хәзер татарстанлылар хезмәт өчен түләүнең яшерен формалары, хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү, хезмәт куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буенча да мөрәҗәгатьләрен калдыра ала. Сәрия Сабурская сүзләренә караганда, әлегә бу категорияләр әллә ни популяр булмаса да, алар буенча кабул ителгән мөрәҗәгатьләр проблемалар булуы турында сөйли.

Илдар Халиков әйтүенчә, иң борчыганы – системалы, әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча кабул ителә торган мөрәҗәгатьләр. Шундый проблема ачыкланган икән, аны бер учреждение кысаларында гына түгел, ә тулаем челтәр буенча хәл итү зарур. Җәяүле кичүләре, люклар, юл билгеләре урнаштыру кебек сораулар, күп дигәндә, 30 көн эчендә хәл ителергә тиеш, дип ассызыклады ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20