Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.04.2016

И.Халиков "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе турында: "Төп бурыч - потенциаль резидентларны җәлеп итү"

 Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинеты утырышын үткәрде. Утырыш "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясендә эшләү өчен потенциаль резидентларны җәлеп итү мәсьәләләренә багышланган иде. ТР Хөкүмәте йортында киңәшмәләр залында видеоконференцэлемтә режимында уздырылган утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, ТР Министрлар Кабинетының бүгенге утырышы беренче тапкыр "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе мәсьәләсе буенча үткәрелә. Бүген төп бурыч - потенциаль резидентларны җәлеп итү, дип саный ул.

ТР Премьер-министры искәрткәнчә, кичә "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясендә эшчәнлек алып баруга заявкаларны карау буенча комиссия утырышы булды. "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары статусы алуга ике заявка карап расланды. Беренче заявка «Хайер Апплаенсис Рус» ҖЧҖ тән, икенчесе - "Камский" агросәнәгать комплексы" ҖЧҖ компанияләреннән. Якын арада бу проектлар буенча документлар РФ Икътисади үсеш министрлыгына карауга җибәреләчәк.

Аннары ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Чаллы каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев докладлар белән чыгыш ясадылар.

Искәртеп үтик: 2015 елда моношәһәрләрнең инвестицион җәлеп итүчәнлеген күтәрүгә юнәлдерелгән яңа инструмент - "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территорияләре булдырылды.
Әлеге территория резиденты статусын алу өчен потенциаль резидентларга Чаллы шәһәре Башкарма комитетына заявка бирү шарт.

ТР Министрлар Кабинеты утырышында йомгаклау сүзе белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе - ул уникаль проект, ул уңышлы булсын өчен барысын да эшләү зарур, диде ул. Моның өчен инвесторлар белән җитди эшләргә кирәк".

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары яңа проектларны чынга ашырырга тиеш. "10 елда Чаллы шәһәре структурасын үзгәртергә кирәк, аны автомоибль производствосына тулаем бәйле булудан коткару зарур", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты "Яр Чаллы" алда барган социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа җитештерү мәйданнары булдыруның өстенлекләре турында бизнес-бергәлек вәкилләренең хәбәрдарлыгын күтәрү буенча эшләрне активлаштыруны йөкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20