Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.02.2015

И.Халиков: “Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә”

И.Халиков: “Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә” Икътисади кризиска карамастан, Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә, диде ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль район советы утырышында.

Утырыш алдыннан Татарстан Премьер-министры «Союз» производствосында һәм «Икар Лтд» ҖЧҖда булды. Соңгысы руль тәгәрмәчләре һәм автомобиль интерьеры детальләрен эшләү белән шөгыльләнә. Предприятие директоры Константин Шошин сөйләвенчә, алар Россиянең 7 автомобиль конвейерына, шул исәптән “КАМАЗ”, “Урал” һ.б. ларга хезмәт күрсәтә. Хәзер предприятие елына 150 мең руль тәгәрмәче җитештерә, бу күрсәткечне 500 меңгә җиткерү планлаштырыла, ә аннары – 1 млн-га кадәр.

Производствоны киңәйтү ихтыяҗы белән бәйле рәвештә, И.Халиковка яңа проект өчен каралган җир участогы күрсәтелде. 

Шулай ук И.Халиков Яшел Үзәннең 10 нчы гимназиясендә булды, анда, Каюм Насыйриның тууына 190 ел тулу уңаеннан, экспозиция әзерләнгән иде. Шунда ук “Каюм Насыйри мирасы” туристик маршруты презентацияләнде.

Муниципаль район Советы утырышында Яшел Үзән башлыгы Александр Тыгин төп доклад белән чыгыш ясады. Ул, банклар кече бизнеска кредит бирүне туктаттылар диярлек, диде. “Эчке ресурслар исәбенә беренче квартал ярыйсы узачак, аннары проблеманы хәл итү зарур. Бүген бердәнбер ярдәм итү формасы “Лизин-грант” кебек бизнеска ярдәм итү кебек республика программалары”, - диде А.Тыгин.

Ел башыннан алып районда эшсезлек күрсәткече 10 процентка арткан, дип билгеләп үтте ул.

А.Тыгин сүзләренә караганда, районда 2013-2014 елларда бюджетка өстәмә керемнәр алынды, алар авария хәлендәге балалар бакчаларын һәм мәктәпләрен ремонтлауга, коммуналь техниканы 100 процент яңартуга, җирлекләрне төзекләндерүгә һ.б. мәсьәләләрне хәл итүгә сарыф ителгән.

Яшел Үзән районы өчен актуаль проблемаларның берсе яшьләрнең районда калырга теләмәве, дип белдерде А.Тыгин. Бу хәлне үзгәртү өчен яшәү шартларын яхшырту  һәм яшьләрне югары хезмәт хакы белән тәэмин итү зарур.

Медицина өлкәсендә кадрларга кытлык сизелә. Медицина хезмәткәрләренең торак мәсьәләсен хәл итү өчен А.Тыгин Дәүләт торак фонды мөмкинлекләрен кулланырга тәкъдим итте.

Шулай ук җитди проблемалар арасында авария хәлендәге торак һәм инфраструктур челтәрләр һәм объектлар торышы да бар, дип билгеләп үтте ул.

И.Халиков 2014 елга нәтиҗә ясап, республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча 3 нче урынны били, төп капиталга инвестицияләр буенча – 5 нче урында, сәнәгать җитештерүе буенча – 5 нче урында, төзелеш эшләре буенча – 6 нчы урында, дип белдерде.

Тулаем төбәк продукты 1,6 трлн сумнан артык тәшкил итте. Премьер-министр сүзләренә караганда, мондый күрсәткечләргә ирешүдә Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең өлеше зур. “Сәнәгать произодствосы индексы – 123,1 процент, ә Татарстан буенча - 100,6 процент. Монда Яшел Үзәннең эре предприятиеләренең өлеше зур”, - дип ассызыклады И.Халиков.

Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше рейтингында Яшел Үзән районы 15 нче урынга чыкты, дип белдерде ул. “Бу, республиканың эре шәһәрләре һәм нефть чыгаручы районнары көндәш булганда, начар күрсәткеч түгел”, - дип ассызыклады И.Халиков. Яшел Үзән районы машина төзелеше предприятиеләре Татарстанда гына түгел, ә Россиядә дә уңышлы эшли, дип белдерде.

Узган ел “ Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводы” ААҖ 12,3 млрд сумлык продукция чыгарган. “Предприятие заказларны үтәү буенча җитди эш алып бара. Бүген завод хәрби-диңгез флоты өчен заманча суднолар төзелешенә заказлар белән берничә ел алга тәэмин ителгән”, - диде И.Халиков, шулай ук Серго исемендәге завод, Яшел Үзән машина төзелеше заводлары да динамик үсеш ала.

“Икътисади кризиска карамастан, Яшел Үзән районы предприятиеләренең күпчелеге якындагы елларга үсеш стратегиясен күрә һәм бу куандыра”, - дип канәгатьлек белдерде И.Халиков.

ТР Премьер-министры шулай башка мәсьәләләргә дә тукталды. Утырыш тәмамланганда,  Илдар Халиков һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы башлыгы Минсәгыйть Шакиров хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20