Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.04.2017

Ике район укучылары белем мәйданында көчләрен сыный

"Тамчы-шоу" белем көрәшенең чираттагы раунд кунаклары республиканың Саба һәм Арча районнарыннан килгән белемле һәм тапкыр уенчылар.

Мәктәп укучылары яратып катнаша торган "Тамчы-шоу" уен-викторинасы укучылар белемен тикшерүдә төпле үзәккә әверелде. Шәһәр укучылары белән авыл укучылары үзләренең белемнәрен шушы белем көрәше мәйданында сыный алалар. Шоу-уенда катнашучылар - 6-8 нче сыйныф укучылары - география, әдәбият, сәнгать, татар мәдәнияте һәм тарихы буенча белемнәрен чагылдыралар. Алар әле шулай ук видеотабышмакны белергә, студиядә үк татар халкының берәр йоласын күрсәтергә тиеш. Капитаннар конкурсында команда җитәкчеләре үзләренең командалары өчен өстәмә очколар яулый. Белемнәреннән кала алар тапкырлыкларын да сынатмаска тиеш була.

Белем көрәшендә кемнәр җиңгәнен җомга көнне 15:15 сәгатьтә, якшәмбе 9:45 сәгатьтә "Татарстан-Яңа Гасыр", ә 9:55 сәгатьтә "ТНВ-Планета" телеканалларында "Тамчы-шоу" тапшыруын карап белә аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»