Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.12.2017

Ике яр буенда калган рестлер чыгу юлын эзли

Җомга кичендә гадәтләнгән тормыш итү рәвешеннән читләшергә мәҗбүр булган герой тарихын “Яңа Гасыр” каналында “Рестлер” фильмы сурәтли. Сайлау алдында калган көрәшченең кайсы юлдан атлавын фильм хәбәр итә.

Фильмның төп герое – Рэнди “Бәрән” Робинсон. Кайчандыр Рэнди сиксәненче еллар йолдызы була, ләкин хәзерге вакытта ул үзенең бу торышыннан бик ерак. Соңгы көрәшләренең берсендә Рэндиның йөрәге тотып ала һәм аңа табиблар бер шарт куя. Көрәшче Робинсон өчен үти алмаслык шарт аны гадәти гомер кичерү тәртибеннән читләшергә этәрә. Әгәр дә ул кабаттан сугыша башласа, бу дөнья белән бөтенләйгә хушлашырга мөмкин.

Яңа тормыш башлауда зур уңышсызлыкка юлыкканнан соң, ул көрәш мәйданына кире кайтырга карар кыла. Мондый файдасыз һәм куркыныч алымга аны кызы белән үзара мөнәсәбәтләрен җайга сала алмау сәбәбе алып килә. Күпләр көткән “Бәрән” кабаттан рестлинг көрәше мәйданында, ләкин бу очрашуның ахыры нинди нәтиҗә белән тәмамланыр?

Мавыктыргыч һәм тарихи фильмны “Татарстан-Яңа Гасыр” телеканалында җомга, 8 нче декабрь, 22:10 сәгатьтә карый аласыз.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»