Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2015

Икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының 45 нче сессиясе башланды

 Хәзерге вакытта шәһәр ратушасында икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының 45 нче сессиясе эшен башлады. Сессия эшендә 45 депутатның 42се, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчелеге һәм структур подразделениеләре башлыклары, башкала прокуроры һ.б. вәкилләр катнаша.

Дума рәисе һәм Казан каласы мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә уздырыласы шәһәр закон чыгару органы депутатлары каралышына бүген түбәндәге мәсьәләләр тәкъдим ителә.

Казан шәһәрендә Спортның су төрләре буенча ФИНАның XVI дөнья чемпионатын уздыруның нәтиҗәләре турында, Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына, шәһәр Уставына һәм уңайлыклар булдыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында сүз буласы.

Шулай ук Думаның “Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү ниятләнә. “Казан шәһәре мактаулы гражданы” исеменә лаек тагын бер кандидатуракаралачак. Территориаль иҗтимагый үзидарәләр чикләрен һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең чикләрен үзгәртү буенча ачык тыңлаулар билгеләү мәсьәләсе депутатлар алдына чыгарыла.

Сессиядә соңгысы итеп икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының эш нәтиҗәләре буенча хисап ясала.

Искәртеп үтик: бу атна якшәмбе көнне, ягъни 13 сентябрьдә татарстанлылар республика президентын һәм урыннарда муниципаль берәмлекләрнең җирле хакимиятен сайлаячак. Аерым алганда, өченче чакырылыш Казан шәһәре Думасына депутатлар да шушы көнне сайлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20