Хәбәрләр тасмасы
22.08.2017
Икътисади үсеш министрлыгы: сентябрьдә яшелчә һәм җиләк-җимеш 80 процентка арзаная

РФ Икътисади үсеш министрлыгында сентябрьдә азык-төлеккә бәя төшәчәк дип фаразлыйлар. Министрлык экспертлары мәгълүматлары буенча, бигрәк тә яшелчә һәм җиләк-җимеш сизелерлек арзанаячак — июнь ае белән чагыштырганда, бәяләр 80 процентка кадәр диярлек төшәчәк. Бу хакта «Известия» яза.
Әгәр министрлыкның фаразлары чынга ашса, көзгә яшелчә һәм җиләк-җимеш 5 тапкырга арзанаячак. Гомумән, Икътисади үсеш министрлыгы сентябрь башында азык-төлек бәясе, июнь белән чагыштырганда, 1,3 процентка төшәчәк.
Сатып алучылар өчен уңай фараз быелгы уңышның яхшы булуына нигезләнгән дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Җиләк-җимеш һәм яшелчә үстерүчеләр фаразларны хак дип белдерделәр.
Ахыргы хәбәрләр
- “Адәм белән Һава”: “Казан егетләре”ндә кунакта
- “Сәхнәдәш” бу атнада Илсаф белән әңгәмә уздыра
- “Ком сәгате”: танылган журналист Риман Гыйлемханов
- Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова – Юбилеегыз котлы булсын!
- "Манзара": “Болгар Радиосы” алып баручылары Фаил Гыймадов һәм Наиля Гибадуллина
- Театр яктылыкка, нурга илтә! – “Манзара” тапшыруында Тинчурин театры актрисасы Гөлназ Нәүмәтова
- Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды
- Бүген телевидение операторы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Уразов вафат
- "Кәмит Җәвит": кунакта Буа дәүләт сатира театры артистлары
- "Сәхнәдәш": Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова