Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
12.10.2016

Икътисади үсеш министрлыгы торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсешен чикләргә тәкъдим итте

Россия Икътисади үсеш министрлыгы Хөкүмәткә 2017-2019 елларда социаль-икътисади үсеш фаразларында торак-коммуналь хуҗалык тарифлары үсеш темпларын чикләргә тәкъдим итте, дип яза «Коммерсант

Халык өчен электр энергиясе тарифларын иң күбе артырга мөмкин - 5 процентка кадәр. Электр челтәре компания тарифларын 3 процентка арттыру тәкъдим ителә, бу 2017 елда 4 процент булачак фаразланган инфляциядән түбән. Җылылыкка тарифлар 4 процент булырга тиеш.

Газг бәясе дә шулай ук 3 процентка артачак. 2017 елда ТКХ өчен гомуми түләүләр инфляциягә тигезләшергә һәм 4 процент тәшкил итәргә тиеш.

2018-2021 елларда тарифлар үсеше темпы шулай ук булачак. Хөкүмәт документны иртәгә, 13 октябрьдә карарга планлаштыра.

Энергия ресурслары белән тәэмин итүчеләр фикеренчә, индексация агымдагы чыгымнарны гына каплау мөмкинлеге бирәчәк, ә инфраструктура үсешенә йогынтысы булмаячак.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20