Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
20.07.2017

Ил автоинспекторларына кабат стационар посттан читтә машина туктату рөхсәт ителә

Россия Эчке эшләр министрлыгы автоинспекторларга транспорт чараларын стационар посттан читтә туктату хокукын кайтарды. Бу хакта идарә башлыгының беренче урынбасары Александр Горовой сүзләренә сылтама биреп, «Интерфакс» яза.

«Без транспорт чараларын стационар посттан читтә туктату ярамау турындагы канунны гамәлдән чыгардык. Ул биш ел элек кабул ителгән иде», — диде Горовой бүген Россия Президентынең хөкүмәт әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә.

Аның сүзләренчә, «транспорт логистикасы һәм илебезнең географиясе бу норматив документның хата булуын сөйли».

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Аквапарк Ривьера