Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.05.2016

Ил буйлап Сабан туйлары бәйрәм ителә башлады

14 май көнне Самара өлкәсенең Новокуйбышевск каласында татарларның милли бәйрәме Сабан туе билгеләп үтеләчәк.

Хәер, Татарстаннан читтә булган төбәкләрдә аны бәйрәм итә башладылар да инде. Мисал өчен, Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә 8 май көнне Сабан үткәрделәр. Күрше республиканың Шыгырдан һәм Урмай авылларында исә милли бәйрәмне 28 майда уздырырга ниятлиләр.

VII Бөтенроссия авыл Сабан туе быел Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка эшчеләр бистәсендә 4 июньдә узачак. Әлеге чарага әзерлек эшләре инде күптән башланган. Апрель уртасында Ульяновск өлкәсе һәм Бөтенроссия авыл Сабан туен уздыруга җаваплы булган Татарстан Республикасы вәкилләре бәйрәм узачак мәйданны караган. Кунаклар йорты өчен җаваплы булган Нурлат шәһәре вәкилләре дә әлеге очрашуда катнашкан. Сабан туеның үз стиле проекты буенча фикер алышу да узган.

Бөтенроссия авыл Сабан туена Россиянең 58 төбәгеннән 600 гә якын (җирле mosaic.ru 15 мең турында белдерә) кеше катнашуы көтелә. Ульяновск өлкәсе федераль дәрәҗәдәге Сабан туен 3 нче тапкыр кабул итә һәм быел милли бәйрәм РФда Россия киносы елына, Ульяновск өлкәсендә Сәламәтлек саклау елына багышлана. Шулай ук, Сабан туенда тарихчы, әдәбият белгече Н.М. Карамзин (1766-1826) тууына 250 ел тулуга басым ясалачак.

XVI федераль Сабан туе быел Түбән Новгородта 16 июльдә узачак. Татарларның милли бәйрәмен әлеге төбәктә уздыру 15-16 июль көннәренә билгеләнгән. Беренче көнне Түбән Новгород дәүләт академия филармониясендә тантаналы җыелыш һәм концерт, 16 сында исә “Локомотив” стадионы һәм 1 нче Май паркында спорт ярышлары, бәйрәм чаралары узачак.
Федераль Сабан туена 2 меңләп рәсми делегат, шулай ук, Россиянең төрле төбәкләреннән 45 меңгә якын кунак килүе көтелә. Сабан туен Түбән Новогород халкы ел саен бәйрәм итә, федераль дәрәҗәдә әлеге җирлектә ул 2005 елда билгеләп үтелгән булган.
ТР Мәдәният министрлыгы мәгълүматлары буенча, гомумән алганда, быел Россиянең 57 төбәгендә барлыгы 248 Сабан туе, 28 якын һәм ерак чит илләрдә 74 Сабан туе уздыру ниятләнә. Мисал өчен, 21 май көнне Болгариянең София каласында, 5 июньдә Швециянең Женева шәһәрендә Сабан туе узачак. 
Искәртеп үтәбез: Казанда быел Сабан туе 28 май көнне билгеләп үтеләчәк. Татарстан районнары халкы һәм авылларда милли бәйрәмне 4-5 июнь көннәрендә уздыру планлаштырыла. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20