Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
01.06.2017

Илһамлы җырчылар “Җырлыйк әле” тапшыруында катнаша

Шимбә “Җырлыйк әле” тапшыруы үз тамашачыларын “Илһам”  эстрада   ансамбле белән таныштыра. Күпьеллык тарихы булган ансамбль тапшыруда татар халык җырларына өстенлек бирә.

Хәзерге вакытта ансамбльдә ике дистәгә якын артист шөгыльләнә. Эстрада берләшмәсе Түбән Кама шәһәрендә төпләнгән. Алар катнашыннан башка нефтехимия каласында бер генә шәһәркүләм мәдәни чаралар да, бәйрәмнәр дә үтми. Ансамбль репертуарында туган шәһәрләренә багышланган гимн-җырлары да бар. Моңлы әсәрне автор-башкаручы Илһам Хисмәтулин туган шәһәренә багышлап 1997 нче елда иҗат иткән. Җыр-моңга гашыйк Илһам”  эстрада   ансамбле белән кызыклы “Җырлыйк әле” тапшыруын шимбә кичендә карарга онытмагыз.

Илһам һәм моң дулкынында йөзгән Илһам”  эстрада   ансамбле белән “Җырлыйк әле” тапшыруын шимбә, 3 нче июнь, 20:30 сәгатьтә карагыз.



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!