Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

Илдар Халиков 2015 елгы Дөнья чемпионатында катнашучылар өчен туклану пунктлары әзерлеген тикшерде

 Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Казанда 2015 елгы Спортны су төрләре Дөнья чемпионатында катнашучылар өчен туклану пунктлары әзерлеген тикшерде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма генераль директоры Азат Кадыйров һ.б. озатып йөрде.
Спортчылар өчен төп ресторан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә урнашкан. Спортчылар менюсына Европа, Азия, рус милли ашлары, хәләл ризыклар кертелгән.
Вегетариан ашлары һәр зонада тәкъдим ителәчәк, дип сөйләделәр ТР Президенты матбугат хезмәтендә.
Илдар Халиков ресторанны караганнан соң милли колорит белән бизәлгән рус һәм татар ашлары зонасында булды. ТР Премьер-министры уңай бәя бирде һәм эчке җиһазларны уйлап бетерүне йөкләде.
Шулай ук Илдар Халиков калган ресторанның калган бүлекләрендә булды, эшче персонал белән сөйләште һәм кайбер ризыклардан авыз итте.
“Өйрәнүләргә җитди карарга кирәк. Иртәгә яхшырак ясарбыз принцибы белән эшләү һәрвакыт начар тәмамлана. Килеп туарга мөмкин булган барлык вариантларны һәм вазгыятьләрне күздә тоту зарур”, - дип ассызыклады ул.
Премьер шулай ук, бөтен персонал да инглиз телен белергә тиеш, дип өстәде. Моннан тыш, Илдар Халиков туклану пунктлары өчен җавплы затларга логистика мәсьәләсен хәл итүне йөкләде. “Кешегә барысы да аңлаешлы булырга тиеш: подносны, приборларны каян алырга, ресторан буенча ничек йөрергә икәнлеге”, - дип билгеләп үтте ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20