Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.08.2015

Илдар Халиков Австралиянең РФдагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты

Илдар Халиков Австралиянең РФдагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очраштыБүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Австралиянең РФдагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

“Безнең спорт һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәттәшлек икътисадка да күчәргә тиеш, - диде Илдар Халиков, кунакларны сәламләп. – Австралия белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау һәм ныгыту нокталарын табу зарур”.

ТР Премьер-министры төбәк икътисадының төп үсеш юнәлешләре, инновацион мәйданчыклар һәм республикадага махсус икътисадый зоналар мөмкинлекләре турында сөйләде. Бүген “Алабуга” МИЗ актив үсеш ала, аның 42 резиденты бар, 5 меңнән артык эш урыны булдырылган. Якын арада “Алабуга” махсус икътисадый зонасы зурайтылачак, чөнки инвесторлар ягыннан ихтыяҗ бар, диде ул. Ул Австралия эшмәкәрләре өчен Россия базарына чыгарга яхшы мәйданчык”, - дип белдерде И.Халиков.
ТР Хөкүмәте башлыгы “Мастер” Кама индустриаль паркы турында сөйләде. Бүген ул Европада иң зур индустриаль парк санала, мәйданы 640 мең кв метр тәшкил итә.

И. Халиков сүзләренә караганда, инвесторлар өчен Иннополис инновацион шәһәре дә кызыклы була ала.

Илдар Халиков белдергәнчә, бүген республикада мәгълүмати технологияләрне үстерүгә аерым игътибар бирелә, ул кунакка Казан IТ-паркын карарга тәкъдим итте. Республикада документ әйләнешенең 95 проценты электрон рәвешкә китерлгән, гомуми белем бирү мәктәпләренең 100 проценты югары тизлекле интернетка тоташтырылган, шулай ук халыкка электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләренең шактый күләмле булуын белдерде.

Австралиянең РФдагы Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Пол Майлер, үз чиратында, җылы кабул итүләре һәм Татарстан Республикасына визит программасы өчен рәхмәт әйтте. Ул шулай ук кичә Казанда тәмамланган Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсенә соклануын белдерде.

Аннары яклар хәзерге икътисадый шартларда икътисадның кайбер тармакларында хезмәттәшлекне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Премьер-министры,  республикада бизнес алып бару шартлары белән җентекләп танышу максатыннан, Австралия эшмәкәрләре өчен республикага бизнес-визит оештырырга тәкъдим итте.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20