Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.02.2016

Илдар Халиков белән Михаил Акулов "Зөя" станциясендәге объектларны төзекләндерү турында килешү имзалады

 Казанда ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм "Россия тимер юллары"/"Российские железные дороги" ААҖ вице-президенты Михаил Акулов Горький тимер юлларының "Зөя" станциясендәге гомуми файдаланылыштагы тимер юл транспорты инфраструктурасы объектларын реконструкцияләү һәм капиталь төзекләндерү өлкәсендә хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалады.

Чарада Горький тимер юллары башлыгы Анатолий Лесун, "Россия тимер юллары" ААҖнең "Пассажирларны йөртү" бизнес-блогы идарәсе департаменты башлыгы Максим Шнейдер, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин катнашты.

Анатолий Лесун искәрткәнчә, алдагы елларда Татарстан белән Россия тимер юлларының берничә уртак проекты гамәлгә ашырылган: бу, аерым алганда, "Казан" тимер юл станциясеннән "Казан" халыкара аэропортына кадәр интермодаль пассажир йөртүне оештыру, "Казан-2" вокзалын реконструкцияләү дә.  

Үз чиратында, Илдар Халиков бүген имзаланган килешү - Татарстан Хөкүмәтенең "Россия тимер юллары" ААҖ белән зур күләмле хезмәттәшлегенең бер этабы гына, дип ассызыклады. "Ачылган объектлардан нәтиҗәле файдалану зарур. "Россия тимер юллары" ярдәмендә без 2013 елда Казанда Универсида һәм 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытта кунаклар өчен уңайлы шартлар тудыра алдык. Уникаль инфраструктура булдырылды. Бу югары Европа дәрәҗәсе стандартлары. Без Татарстан башкаласы кунакларында безнең шәһәрдән бары яхшы хатирәләр генә калуын теләдек", - диде ул.

ТР Премьер-министры сүзләренчә, "Зөя" станциясендә барлык эшләр тәмамлангач, Европа дәрәҗәсенә туры килгән сыйфатлы тимер юл комплексы булдырылачак. "Без бу матур мәйданчык булыр дип кенә түгел, ә тимер юл транспорты пассажирлары санын да арттырыр дип өметләнәбез", - дигән фикерен җиткерде ул журналистларга.

Михаил Акулов сүзләренчә, эшләрне 2016-2017 елларда башкару ниятләнгән. "Түбән дәрәҗәле платформа югары дәрәҗәлегә әвереләчәк, пассажирлар бинасы төзекләндереләчәк. Безнең өчен бу бик мөһим, чөнки 2018 елда "Зөя" станциясеннән хәрәкәт ачылуга 125 ел тула. Әлеге юбилейга станцияне яңарту - тимер юлны төзүчеләр турында лаеклы хатирә", - дип ассызыклады ул. Анатолий Лесун территорияне тәртипкә китерү эшләре инде башлану турында хәбәр итте.

"Россия тимер юллары" ААҖ вице-президенты әлеге проектны финанслау һәр яктан тигез инвестицияләрдә башкарылачагын хәбәр итте. "Яклар эшләрне тигез бүлеп финанслый. Проектның гомуми бәясен проект-смета документлары һәм безнең ихтыяҗлардан чыгып исәплибез", - дип белдерде ул.

Ул журналистларга бүген иртән Татарстан тимер юл маршрутларында йөриячәк яңа электр поездын бәяләгәнне сөйләде. "Дүрт вагонлы электр поезды икътисади яктан бик отышлы. Бу яңа сервис, хәрәкәт куркынычсызлыгы характеристикалы поезд", - диде Михаил Акулов.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20