Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2016

Илдар Халиков Бөгелмә районы Советы сессиясе эшендә катнашты

 ТР Премьер-министры Илдар Халиков Бөгелмә районына эш сәфәре кысаларында район Советы сессиясендә катнашты, анда районның 2015 елдагы социаль-икътисади эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм 2016 елга бурычлар билгеләнде.

Утырыш башланыр алдыннан Илдар Халиков Техника йортында җирле товар җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

Узган елга нәтиҗәләр ясап, район башлыгы Линар Закиров Бөгелмәдә социаль ипотека программасы буенча 60 фатирлы йорт файдалануга тапшыру турында хәбәр итте. Тагын 18 фатирлы өч йорт төзелеп бетә һәм 50 фатирлы йортта эшләр дәвам итә, анда быел өй туйларын Бөек Ватан сугышы ветераннары бәйрәм итәчәк. Парклар һәм скверлар елында шәһәрнең җиде һәм районның дүрт паркында төзекләндерү эшләре башкарылган.

Җитештерү өлкәсенә килгәндә исә, тиздән район территориясендә берничә объект файдалануга тапшырылачак. Алар арасында - медицина материалары җитештерү заводы. Шулай ук планнарда - медицина технологияләре технопаркы кысаларында предприятиеләр комплексы төзү. Башлангыч бәяләүләр буенча, проектның гомум бәясе 3 миллиард сумнан артык тәшкил итә, анда 800 кеше эшләр дип көтелә. 

Районда терлекчелек тармагын үстерүгә килгәндә, "Репродукт" ҖЧҖ кошчылык комплексын төзү проектына мөһим урын бирелә. аның базасында катнаш азык заводы эшли, репродуктор һәм ит комбинаты төзү ниятләнә.

ТР Премьер-министры үз чиратында билгеләп үткәнчә, Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп капиталга инвестицияләр күләме буенча 3нче, төзелеш эшләре һәм сәнәгый җитештерү күләме буенча 5нче, тулаем төбәк продукты буенча 7нче урынны били. Аның сүзләренчә, бөгелмәлеләрнең әлеге күрсәткечләргә керткән өлеше шактый зур. Биредә республиканың әйдәп баручы предприятиеләре: механика заводы, электр насослары заводы, аэропорт, тимер юл урнашкан.

Бөгелмә районы - республиканың иң тотрыклы үсеш кичерүче муниципалитетларының берсе, биредә тулаем төбәк продукт күләме сакланып калган, сәнәгый җитештерү  арткан.

Илдар Халиков бөгелмәлеләрне 2015 елда ТР Президент сайлауларда актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм 2016 елда РФ Дәүләт Думасына сайлаулар булачагын искәртте.   

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20