Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.06.2015

Илдар Халиков Эколог көненә багышланган тантаналы чараларда катнашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков кичә Эколог көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты.

Илдар Халиков ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективын котлады, һәм соңгы елларда ведомство тарафыннан төрле экология проектлары уңышлы гамәлгә куелды, дип белдерде.

Аерым алганда, ул «Нәфис Косметикс» ААҖ предприятиесендә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар комплексын, шулай ук Түбән Кама сәнәгать узелы үсешендә табигатьне саклау эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

Кабан һәм Казансу елгаларын чистарту проектларын уникаль, дип белдерде ул. Шулай ук ТР Премьер-министры экологларның “Халык контроле” системасы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча оператив эшләүләренә һәм республикада санитария-экология икеайлыгын үткәрү нәтиҗәләренә югары бәя бирде.

Аннары ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды, дип белдерә ТР Президенты матбугат хезмәте.

"Татар информ" хәбәр итүенчә


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20