Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.11.2015

Илдар Халиков Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышында катнашты

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген FIHAV 2015 Халыкара Гавана ярминкәсе ачылышы тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Яминкә ExpoCuba территориясендә уза, быел күргәзмә стендларның гомуми мәйданы 2000 кв метрдан артык, күргәзмәгә якынча 150 мең кешенең килүе көтелә.

Бүген павильоннарның берсендә Россия экспозициясе һәм Россия Федерациясенең Милли йорты ачылышы узды. Аерым алганда, Татарстан Республикасын берничә предприятие, шул исәптә “КАМАЗ” да тәкъдим итә. Татарстан стенды якынча 80 кв м мәйданны били.
Көннең икенче яртысында шулай ук Россия – Куба эшлекле форумының пленар утырышы узды.

Белешмә өчен:

Халыкара Гавана ярминкәсе 1983 елдан бирле ел саен уздырыла, һәм һәр елны аның мәйданы һәм тематикасы киңәя бара. Ярминкәгә ел саен дөньяның 60 лап иленнән 4500 ләп катнашучы килә. Ул шулай ук Латин Америкасында иң уңышлы күргәзмә чаралары өчлегенә керә, шул исәптә Сантьяга (Чили) һәм Боготе (Колумбия) ярминкәләре.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20