Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.09.2015

Илдар Халиков кандидатурасы ТР Премьер-министры вазыйфасына расланды

Илдар Халиков кандидатурасы ТР Премьер-министры вазифасына расланды Илдар Халиков Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфасына расланды. Бу хакта  шушы минутларда бишенче чакырылыш Дәүләт Советының унынчы утырышында билгеле булды.

Илдар Халиков өчен 83 кеше тавыш бирде, 3 депутат тавыш бирүдән тыелып калды, Илдар Халиковка каршы тавыш бирүче булмады.

Белешмә өчен. Илдар Халиков 1967 нче елның 21 нче ноябрендә ТАССРның Әгерҗе шәһәрендә туган. 1985 нче елда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. 1987 нче елда Казан дәүләт университетының “хокук белеме” белгечлеге буенча укырга кергән. 1993-1995 нче елларда - әйдәп баручы белгеч, кыска һәм озак вакытлы кредитлау идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы, “Челны-банк” АКБ идарәсе башлыгы. 1995-1996 нчы елларда – “КАМАЗ” ААҖ хокукый идарәсе башлыгы урынбасары. 1996 нчы елдан 2003 нче елга кадәр – “КАМАЗ” ААҖ генераль директорының корпоратив стратегия буенча урынбасары, икътисад һәм финанслар буенча директор. 2003-2005 нче елларда – Яр Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы. 2006 нчы елның 1 нче гыйнварыннан – Яр Чаллы шәһәре мэры. 2010 нчы елның 22 нче апреленнән – ТР Премьер-министры.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20