Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.01.2016

Илдар Халиков: “Кешеләр юридик яктан белемсез булу сәбәпле, закон тарафыннан бирелгән бик күп мөмкинлекләрдән файдалана алмый”

 2015 елда авыл җирлекләрендә яшәүче юридик ярдәмгә мохтаҗ булган 987 кешегә әлеге төр ярдәм күрсәтелгән. “Россия юристлары ассоциациясе” Татарстан төбәк бүлеге Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы бу максаттан ел дәвамында 17 җирлектә булган.

Бу хакта бүген ТР Юстиция министрлыгының үткән 2015 ел нәтиҗәләренә һәм 2016 елга каралган планнарга багышланган коллегия утырышында ассоциация рәисе Илнар Гыйрфанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, республиканың кайбер районнарында юридик ярдәм сорап шактый кеше мөрәҗәгать итә. “Бу муниципаль берәмлек җитәкчеләренең мәгълүмат тарату буенча яхшы эшләвен күрсәтә, һәм безнең эшчәнлеккә ярдәм иткән өчен, минем аларга рәхмәт белдерәсем килә”, - диде ул.

Илнар Гыйрфанов билгеләп үткәнчә, бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре тарафыннан уздырылган кабул итү көннәрендә дә ярдәмгә мохтаҗ булучылар шактый килә. 2015 елда, мисал өчен, шундый 102 гражданга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән.

“Бу бик яхшы мисал һәм чын мәгънәсендә хәйриячелек. Анда бик җитди, глобаль мәсьәләләр чишелә. Кешеләр юридик яктан белемсез булу сәбәпле, закон тарафыннан бирелгән бик күп мөмкинлекләрдән файдалана алмый, -дип шәрехләде бу уңайдан утырышта катнашкан ТР Премьер-министры Илдар Халиков.- Шуның нәтиҗәсендә, кешеләр матди хәлләрен яхшырта алмый. Гаиләдә фаҗигаләр, шәхси фаҗигаләр килеп чыгарга мөмкин. Бу бик мөһим һәм кирәкле эш, аны алга таба да дәвам итәргә кирәк”.

Ассоциация 2007 елда төзелгән, һәм аның 505 әгъзасы бар. Китерелгән статистик мәгълүматлар буенча, 2007 елдан алып, 19 меңнән артык татарстанлыга бушлай юридик ярдәм күрсәтелгән. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20