Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.02.2016

Илдар Халиков: "Кукмаралылар һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге белән аерылып торды"

Илдар Халиков: "Кукмаралылар һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге белән аерылып торды"2015 нче елда Татарстанның Кукмара муниципаль районында тулаем территориаль продукт күләме 8,5 млрд сум тәшкил иткән, бу 2014 нче елгының 102,9 проценты күләмендә. Сәнәгать җитештерүе индексы 102, 7 проценттан гыйбарәт булган. Шәхси көч белән җитештерелгән товарлар, башкарылган хезмәтләр күләме, былтыргыга караганда, 21 процентка артып, 2 млрд 606 млн сумлык булган. Бу хакта бүген Кукмара муниципаль районы советы утырышында төп доклад белән чыгыш ясаган район башлыгы Сергей Димитриев белдерде. Муниципаль берәмлекнең 2015 нче социаль-икътисади үсеше буенча эшчәнлегенә йомгак ясап, агымдагы 2016 нчы елга бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова катнашты.

 "Узган ел илдә шактый киеренке булуга карамастан, безнең бюджетка өлеш кертүче сәнәгать предприятиеләре 2015 нче елны уңай нәтиҗәләр белән тәмамлауга иреште. Кукмара металл савыт-саба заводында 1 млрд 561 млн сумлык товар җитештерелгән, үсеш 141 процентка тәңгәл. Кукмара киез итекләр җитештерү комбинаты җитештерелгән продукция күләмен 10 процентка арттырган - 324 млн 438 мең сумлык. "Кукмара тегү фабрикасы кырыс көндәшлек шартларында да җитештерелә торган продукция күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклап кала алды - 116 млн сум күләмендә. Ел саен предприятиедә 60тан артык модель яңартыла", - дип билгеләп узды Сергей Димитриев. Район икътисадында алдагы үзгәрешләргә инвестицияләр йогынты ясаячак, дип саный башлык. 2015 нче елда төп капиталга инвестицияләр күләме 2 млрд 9 млн сум тәшкил иткән (үсеш - 45,1 процент).

Район прокуроры Ришат Шакиров җитешсезлекләргә, куркыныч тудырган мәсьәләләргә тукталды, авыл җирлекләре башлыкларын муниципаль җирләрне үзләштерүгә катгый чик куелачагы турында кисәтте.

Илдар Халиков, тулаем алганда, Кукмара районы эшчәнлегенә уңай бәя бирде. "Кукмаралылар һәрвакыт хезмәт сөючәнлеге, эшкә сәләтлелеге белән аерылып торды", - дип, аларны мактап алды. Сәнәгатьтә дә, авыл хуҗалыгы тармагында да яхшы гына күрсәткечләр булуын күздә тотканда, районның гомуми рейтингта 41 нче урында булуына гаҗәпләнде һәм ТР Икътисад министрлыгына моның сәбәпләрен аңлатуны сорап мөрәҗәгать итте. Хөкүмәт башлыгы Кукмарада сәнәгать мәйданчыклары үсешенә игътибар бирелүен билгеләп үтте. Шулай ук Кукмараның торак төзү өлкәсендә лидер булуын ассызыклады, алдынгы урында калуларын теләде.

"Традицион рәвештә, Кукмара авыл хуҗалыгында лидер булып тора. Авыл хуҗалыгы тармагын "кара упкын", аның ярдәмендә акча эшләп булмый дип әйтәләр. Бу дөрес түгел", - дип, Илдар Халиков Кукмарада аграр тармакның рентабельлеген, яңа фермалар төзү юнәлешендә кукмаралыларның амбицияләре яхшы булуын билгеләп үтте. Премьер-министр Кукмарада уңай демографияне, сәламәтлек саклау өлкәсендә табиблар белән югары тәэминатны мактап телгә алды. 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20