Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.11.2015

Илдар Халиков Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты

Илдар Халиков Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков ТР Министрлар Кабинетында Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе Алексей Шапошников җитәкчелегендәге Мәскәү шәһәре делегациясе белән очрашты.

Илдар Халиков рәсми затларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәламләү сүзләрен җиткерде. “Татарстанда Мәскәү көннәрен үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Мәскәү дә, Татарстан да моны рәсми чара кебек кенә түгел, яхшы дуслар очрашуы буларак кабул итә. Элемтәләр, таныш йөзләр арта бара, - бу безнең өчен бик мөһим”, - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Хөкүмәте башлыгы. Ул республикада Мәскәү көннәрен үткәрү традициясенең 2011 нче елның мартыннан бирле башлануын билгеләп, изге традиция дәвам иттерелер дигән ышанычта калды.

“Мәскәү – үзенә бер төрле субъект. Ул илнең эре төбәге, илнең башкаласы гына түгел, ә эре мегаполис, үзенчәлекле холкы, тарихы булган шәһәр. Безгә Мәскәүдән өйрәнерлек әйберләр байтак”, - дип Илдар Халиков Мәскәүнең теге яки бу программасы тәҗрибәсен өйрәнергә дип, республика Хөкүмәтенә йөкләмәләр шактый килеп ирешүен ассызыклады. Ул Мәскәүдә социаль программалар, шәһәрне ямьләндерү, җиһазландыру буенча программалар күп булуын шәрехләп үтте.

“Әлбәттә, Мәскәү һәм Татарстан арасында икътисади мөнәсәбәтләр дә бик яхшы. Һичшиксез, бу мөнәсәбәтләрдә Татарстан өчен Мәскәү беренче урында тора”, - диде Илдар Халиков.

Премьер-министр ике төбәк арасында мәдәни проектларның да байтак булуын билгеләп узды, шулай ук, Яр Чаллы шәһәре мэры булган вакытта Мәскәүдә Сабан туйларын үткәрү өчен җаваплы булуын искәртеп, Мәскәүнең үзенә шул яктан якын булуына басым ясады.

Хөкүмәт башлыгы билгеләп узганча, спорт өлкәсендә дә Татарстан белән Мәскәүнең үзара мөнәсәбәтләре бик яхшы.

Алексей Шапошников җавап чыгышында 2011 нче елда Мәскәү белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгәнен искәртеп: “Татарстан – Мәскәүнең эре икътисади партнерларының берсе”, - диде. Ул Россия башкаласы һәм Татарстан арасында товар әйләнеше күләме елдан-ел артуын билгеләп үтте. Узган елда ул 73,5 млрд сум тәшкил иткән, бу, 2013 нче ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкыр артык. Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе агымдагы елда ике субъект арасында товар әйләнеше 73 млрд сумнан артып китәчәгенә өмет баглады. “Мәскәү Татарстанның терлекчелек, авыл хуҗалыгы, автомобиль, югары технологияләр өлкәсендәге продукциясен күпләп кулланучы булып тора”, - диде А. Шапошников. Ул Мәскәүнең дә, Татарстанның да югары технологияле инновацион производствоны актив үстерүен билгеләп үтте. “Бу өлкәдә хезмәттәшлек тәҗрибә алмашуга һәм уртак продукцияне булдыруга юнәлдерелергә тиеш”, - диде.

Алексей Шапошников спорт, туризм, мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә дә тыгыз хезмәттәшлек җайга салынганын билгеләп узды. “Әйтик, Казан табиблары өчен Мәскәүдә стажировкалар оештырыла. Татарстанда медикаментлар, медицина җиһазлары сатып алына. Мәскәү һәм Татарстан югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү буенча әйдәп баручы төбәкләр булып санала”, - диде Мәскәү шәһәре Думасы Рәисе.

Ул Мәскәүдә уртак белем бирү проекты гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте – Мәскәүдә татар компонентлы балалар бакчасы һәм мәктәп эшли. “Без, үзебезгә килгәндә, татар халкының телен, традицияләрен, мәдәниятен саклап калу йөзеннән, моңа ярдәм итәргә әзер. Барысы да телдән башлана”, - диде.

А. Шапошников Мәскәүдә бүген 0,5 млн-нан артык татар гомер кичерүен шәрехләп узды. Ул Мәскәүдәге татарлар җәмгыятенең актив булуын һәм аларның социаль, сәяси тормышка актив йогынты ясавын билгеләп узды.

Ул киләсе 2016 нчы елга, Мәскәү шәһәре Думасы һәм Татарстан Дәүләт Советы арасында килешүгә 20 ел тулу уңаеннан, Татарстаннан делегацияне чакырып калды. “Мәскәү һәрвакыт ачык. Бүгенге мөнәсәбәтләрне халыкара дәрәҗәгә чыгара алырбыз дип ышанам”, - дип тәмамлады чыгышын Алексей Шапошников.

Илдар Халиков журналистлар белән әңгәмә барышында шәрехләп узганча, Казанга төрле субъект вәкилләре күп килә, әмма күп кенә юнәлешләр буенча үрнәк тәҗрибәсе булган һәм аны файдалана алырлык эре субъектлар белән очрашулар еш булмый. “Бу визит үзара элемтәләрнең тыгыз булуы дәлиле. Ватандашлар белән тыгыз багланышлар гына түгел, спортта, мәдәнияттә үзара хезмәттәшлек ныгый һәм, иң мөһиме, икътисади элемтәләр үсә. Бу хезмәттәшлек җиһаз, техника белән тәэминатта гына чагылыш тапмый. Соңгы елларда мәгълүмати технологияләр, инновацион проектлар белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек көчәя һәм моны дәвам иттерергә теләр идек”, - дип белдерде Премьер-министр.

Алексей Шапошников журналистларга, алга таба Мәскәүдә файдалану өчен, Татарстаннан өйрәнерлек юнәлешләр күп булуын билгеләп үтте. “Чыннан да, Татарстан – Мәскәүнең эре партнерларының берсе”, - дип таный ул.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20