Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.12.2015

Илдар Халиков "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы проектларын бәяләде

Илдар Халиков "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы проектларын бәяләде ТР Премьер-министры Илдар Халиков "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" квалификация арттыру программасында катнашучылар әзерләгән проектларны бәяләү буенча эксперт комиссиясе эшендә катнашты. 

Анда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе ректоры Андрей Шаронов, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм башкалар бар иде.

Искәртеп узабыз: 70тән артык кеше - министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ТР муниципаль районнары һәм шәһәрләре башлыклары 1-4 декабрьдә "Казан" тау чаңгысы комплексында агымдагы елның май аенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә кергән белем бирү программасының бишенче модуле кысаларында укытыла.

Төп максат - ТРның аерым тармагы яки тулы эшчәнлек юнәлешне үстерүгә багышланган проектлар булдыру. 4 декабрь көнне программа эшенә бәяне Рөстәм Миңнеханов бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Укытуны Мәскәүнең "Сколково" идарә мәктәбе һәм КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе оештырган.

Җыелучыларны сәламләгән Илдар Халиков, башлангыч нәтиҗәләр программада катнашучыларның күп эшләр башкаруы турында сөйли, дип белдерде. Шуңа да карамастан, барлык проектларны эшләп бетерү һәм ТР Президенты игътибарына тәкъдим итү өчен тагын ике көн вакыт бар. "Мин бу эшкә бик җаваплы карарга кирәклекне аңлыйм. Проектлар академик рәвештә булырга тиеш түгел: бу тармакны яки районны үстерү буенча анык план булырга тиеш", - дип ассызыклады Илдар Халиков. Аның сүзләренчә, алты айдан соң анализ ясалачак, аның барышында кайсы проектларның кулланылганы һәм үзләрен аклаганы билгеле булачак.

Алга таба Илдар Халиков берничә доклад тыңлады. Барлык тәкъдим итүләр дә Татарстанны 2030 елга кадәр социаль-икътисади үстерү стратегиясе белән бәйле булды.

Ахырда ТР Премьер-министры "Нәтиҗәле идарә: Стратегия. Гамәлләр. Нәтиҗәләр" программасы барышында эшләнгән барлык 70 проект буенча ТР Президенты исеменә тулы хисап әзерләргә кушты.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20