Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.01.2016

Илдар Халиков: “Пенсиягә чыкканда, кеше бюрократия буталчыкларына юлыкмасына ышанган булырга тиеш”

2015 нче елда катлаулы икътисади шартларда, бюджет киеренкелегенә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе барлык социаль бурычларны тулы күләмдә үтәгә иреште. Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегенең йомгаклау коллегиясендә ведомство эшенә шундый бәя бирде.

2015 нче елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясап, 2016 нчы елга яңа бурычлар билгеләүгә багышланган утырышта, шулай ук, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнашты.

Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе вазифаларын башкаручы Эдуард Вафин чыгыш ясады. Ул китергән мәгълүматларга караганда, ел саен республикада 65 меңнән артык пенсия билгеләнә, ана капиталына 23 меңнән артык сертификат тапшырыла, 70 мең СНИЛС бирелә, 1 млн 100 мең гражданга пенсия һәм пособие түләү буенча өзлексез эш тәэмин ителә, иминият взносларын түләүче 100 меңнән артык граждан белән квартал саен эш алып барыла, 4 млн га якын шәхси счет яңа мәгълүматлар белән тулыландырыла.

Пенсионерлар саны бер ел эчендә 15,4 мең кешегә артып, 1106,9 меңне тәшкил иткән. Картаю буенча пенсиянең уртача күләме 11 процентка артып, 12 мең 250 сум тәшкил иткән, барлык пенсияләрнең уртача суммасы – 11 593 сум. 2015 нче елда пенсия һәм пособие түләүгә чыгымнар 175 млрд сумга якын булган. Бу, 2014 нче елга караганда, 25 млрд сумга яки 16 процентка артык.

Утырыш азагында сүз Илдар Халиковка бирелде. “2015 нче ел җиңел булмады”, - дип, Премьер-министр аның төп нәтиҗәләренә тукталды. Тулаем төбәк продукты күләме 1 трлн 795 млрд сум тәшкил итә. Сәнәгать производствосы күләме 1,8 млрд сумнан гыйбарәт. Аның әйтүенчә, икътисадка авыл хуҗалыгы тармагы саллы өлеш кертә, аграр тармак продукциясе үсеше 103,2 процент дәрәҗәсендә бәяләнә. “Предприятиеләрнең яңа икътисади шартларда эшли белүе, төп капиталга инвестицияләр кимемәве сөендерә. Аларның суммасы 600 млрд сумга якын”, - ул бүген ирешелгән күрсәткечләрнең икътисади тотрылылыкка ышаныч бирүен билгеләп узды.

Хөкүмәт җитәкчесе әйтүенчә, социаль өлкәдә дә тотрыклы вазгыять саклана, шул исәптән хезмәт базарында. 2009 нчы елдан республикада гомуми эшсезлек 2,1 тапкыр, теркәлеп баручы эшсезлек 3,5 мәртәбә кимегән. 2015 нче елның гыйнвар-декабрендә гомуми эшсезлек дәрәҗәсе 4 проценттан гыйбарәт булган. 2015 нче елның декабрь ахырына халык мәшгульлеге үзәкләрендә учетта 16,5 мең эшсез кеше, яки икътисади актив халыкның 0,8 проценты теркәлгән булган. “Кызганычка каршы, яшьләр арасында эшсезлек дәрәҗәсе югары булып кала.Бу без хәл итәргә тиешле аерым тема”, - диде ул.

Узган елның гыйнвар-ноябрь айларында предприятие һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 28,6 мең сум тәшкил иткән. “Алдагы чор белән чагыштырганда, 6 процентлык үсеш күзәтелә, әмма реаль хезмәт хакы 6 процентка кимеп, 93,9 процентка тәңгәл. Татарстан хезмәт хакы буенча Россия төбәкләре арасында 27 нче, ИФО буенча даими рәвештә беренче урынны, үсеш темпы буенча 5 нче урынны биләп тора”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Премьер-министр узган елда республикада туучылар саны үлүчеләргә караганда күбрәк булуын да билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, халыкның табигый үсеше 10 мең кеше тәшкил итә.

Илдар Халиков ассызыклаганча, катлаулы икътисади шартларда, бюджет киеренкеленә карамастан, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге барлык социаль бурычларны тулы күләмдә үтәгә ирешкән.

Алга таба Хөкүмәт башлыгы проблемаларга тукталып, Пенсия фонды бюджетының кытлыгы мәсьәләсенә игътибарны юнәлтте. “Президент та, Хөкүмәт тә узган елда иминият пенсиясен түләүгә финанс чаралары белән тәэминатның, 2014 нче ел белән чагыштырганда, кыскарып, 60,2 процент тәшкил итүе уңаеннан борчыла. Былтыр бу 62,5 процент иде. Әлеге күренеш тулаем Россия өчен хас булса да, бу безне борчымый кала алмый”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Премьер-министр билгеләп үткәнчә, мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар буенча бурычларны киметү буенча комплекслы чаралар күрү дә зур әһәмияткә ия. Бу бурыч 2 млрд 165 млн сум тәшкил иткән, ул, алдагы елга караганда, 19, 2 процентка, яки 348 млн сумга арткан. Шәхси эшмәкәрләр буенча да бурычлар да арта, аның өлеше исәпләнгән иминият взносларыннан 13 проценттан артык дәрәҗәдә. “Бүген механизмнар җитәрлек, акча түләттерү системасы катгыйрак эшләргә тиеш. 19 процентлык үсешкә юл куярга ярамый”, - дип, Илдар Халиков бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтүне сорады.

Хөкүмәт башлыгы бюджет предприятиеләренең Пенсия фонды алдында бурычы булуының үзе өчен бөтенләй аңлаешсыз булуын билгеләп узды. “Без ел саен шушы мәсьәләне күтәрәбез”, - дип, ул 10 көн эчендә Финанс министрлыгы белән бергә бу проблеманың сәбәпләрен җентекләп өйрәнергә кушты. “Бер елдан коллегиядә бу хакта ишетергә тиеш тә түгелбез. Бары тик бер сан – бурыч 0 сум дигән мәгълүмат кына ишетергә тиешбез”, - диде ул.

Хөкүмәт җитәкчесе Пенсия фондында мәгълүмати технологияләргә елдан-ел зуррак игътибар бирелүен шәрехләде. Аеруча, бу пенсия билгеләү өчен документларны электрон форматта юллаучы иминиятләштерүчеләр белән хезмәттәшлеккә кагыла. Премьер фикеренчә, әлегә министрлык һәм ведомстволар иминиятчеләр мондый мәгълүмати багланышларга сүлпән игътибар бирә. “Без кешеләргә уңайлылык тудырырга тиеш”, - дип белдерде Илдар Халиков.

Премьер-министр “IT-чемпион” конкурсы юнәлешләренең берсе итеп, Россия Пенсия фондының ТР буенча идарәсендә иминиятләштерелгән затларның шәхси кабинетларын теркәүне гамәлгә кертергә кушты. “Пенсиягә чыкканда, кеше бюрократия буталчыкларына юлыкмасына ышанган булырга, кәрәзле телефонына теге яки бу күләмдә пенсия турында мәгълүмат килүен генә көтәргә тиеш. Бу безнең төп максат”, - диде И. Халиков.

Чыгышыннан соң, Хөкүмәт башлыгы хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20