Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.07.2015

Илдар Халиков РФ һәм РТ дәүләт бүләкләре тапшырды

 Бүген Казан кремленың Туп ишегалдында республикада яшәп хезмәт куючы 5 дистәдән артык кешегә РФ һәм РТ дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Бүген бу залда Татарстан Републикасының әйдәп баручы төбәкләр рәтендә булуына, республикабызда яңа объектлар төзелүенә, мәгариф, мәдәният, спорт һ.б. өлкәләр үсешенә зур өлеш кертүчеләрне бүләклибез. Сезнең тырышлыгыгыз белән бүген Татарстан халкы республиканың казанышлары белән горурлана ала, дип башлады сүзен Илдар Халиков.

Ул билгеләп узганча, хәзерге вакытта Татарстан тулаем төбәк продукты күләме буенча Россиядә 7нче урынны, авыл хуҗалыгы буенча 3нче, сәнәгать җитештерүе һәм төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләме буенча 5нче, төзелеш буенча 6нчы урынны били. ТР Премьер-министры 2010 елдан башлап, республиканың башкарма хакимият эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча РФ субъектлары рейтингында 5нче ел рәттән 1нче булуына да игътибар юнәлтте.

“Бу коры саннар гына түгел, ә файдаланылышка тапшырылган миллионлаган квадрат метр торак, яңа хастаханәләр һәм мәктәпләр, сәнгать әһелләребез иҗаты һәм иң мөһиме – татарстанлыларның тормыш сыйфаты үсү дигән сүз”, – дип ассызыклады ул.

Илдар Халиков сүзләренчә, бүген Татарстан “ТАНЕКО” нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы, “Таиф-НК” дизель ягулыгы җитештерү компаниясе, “Нижнекамскнефтехим” компаниясе, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасы кебек яңа объектлар төзелеше белән горурлана ала. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган инновацион проектлар, аерым алганда, “Иннополис” турында искәртеп: “Бүген биредә төзелеш эшләре тәмамланып, технопарк, университет, студентлар кампуслары, спорт объектлары эшли башлады”, – диде.

Шул ук вакытта Илдар Халиков Татарстан алдында Мәскәү-Казан югары тизлекле магистрале, Зөя төбәкара мультимодаль логистик үзәге кебек киң күләмле төзелешләрдә катнашу бурычы торуын да билгеләп узды.

Ул быел республиканың Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатына дөньяның 190 чит иленнән вәкилләр кабул итәчәген, шулай ук 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатына күп илләрдән киләчәк футболчылар һәм җанатарларны үзенә җыячагы турында искәртте.

“Әлбәттә, ирешелгәннәрдә генә туктап калырга исәп юк. Татарстан Республикасы Президентының көчле командасы ярдәмендә һәм сезнең үз юнәлешләрегездә хезмәттәшләрегез белән бергә хезмәт куеп югары уңышларга ирешүегез нәтиҗәсендә, республика алдында торган яңа бурычларның үтәләчәгенә шик юк. – диде Илдар Халиков. Ул 2030 елда республиканың тулаем төбәк продукты күләменең 5 триллион сумнан, ә төп капиталга кертелгән инвестицияләр күләменең 1,6 триллион сумнан артып китәчәге фаразлануына игътибар юнәлтеп: – Сезнең белән бергә бу югары күрсәткечләргә ирешербез дип уйлыйм”, – диде.

Аерым алганда, ТР Премьер-министры иң элек 8 шәхескә РФ дәүләт бүләкләрен тапшырды. I дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медаленә “Элекон” ААҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Владимир Дрантусов лаек булды. Химия продуктлары дәүләт фәнни-тикшеренү институтының баш белгече Роман Ратнер II дәрәҗә "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орден медале белән бүләкләнде. Тантанада Россия Федерациясенең атказанган метеорологы, рәссамы, энергетигы исеменәренә, шулай ук РФ Президентының Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатына лаек булучылар да бүләкләрен ТР Хөкүмәте башлыгы кулларыннан кабул итеп алды.

ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева, монументаль-декоратив сәнгать рәссамы Рөстәм Килдебәков һәм алар белән бергә тагын 8 шәхескә тапшырылды. Алар арасында предприятие генераль директорыннан алып хезмәт ветеранына кадәр бар.

Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында мәгариф, сәламәтлек саклау, машина төзелеше, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, сәнгать һ.б. өлкәләрдә хезмәт куючылар Татарстан Республикасының атказанган исеменә лаек буларак хөрмәтләнде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрының балет һәм хор коллективлары әгъзаларына ТРның атказанган артисты исемнәре бирелде. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының кадрлар бүлеге башлыгы Эльвира Исмәгыйлева исә ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре мактаулы исемен йөртәчәк.

Тантанада бүләкләнүчеләр ТР Хөкүмәте башлыгы белән аерым-аерым да, соңыннан бергәләп тә фотосурәткә төшкәч, быел дәүләт бүләкләренә ия булган зур бер төркем рухланып, хезмәт урыннарына таралды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20